Омфалит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Омфалит latin yazuında])
Омфалит
Сурәт
Анатомик урнашуы кендек[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C116008
 Омфалит Викиҗыентыкта

Кендек ялкынсынуы (омфалит) — кендек янәшәсендәге тиренең эренләве һәм инфильтрациясе (ялкынсыну эшләнмәләренең, шеш күзәнәкләренең тукымаларга сеңүе, үтеп керүе), белән сыйфатлана. Әгәр барыш тире астына төшсә, кендек флегмонасы барлыкка килеп, температура күтәрелә.

Кендек гангренасы (кан әйләнеше бозылуы нәтиҗәсендә тукыманың үлүе) бик авыр катлаулану булып исәпләнә. Ул зарарланган тукымаларның «үлеме» һәм бик куркыныч сепсис авыруы барлыкка килү белән сыйфатланырга мөмкин. Соңгы елларда бу өзлегү сирәк очрый башлады.

Инфекция кендек кан тамырларына кереп, анда периартериит, перифлебит, тромбартериит, тромбофлебит кебек өзлегүләргә китерергә мөмкин. Микробларның кендек тамырларына кендек төшкәнче һәм төшкәннән соң да керү очраклары билгеле.

Кендек авыруларының бик җитди булуы кисәтү чараларның әһәмиятлелеген һәм аларны барлык гигиена таләпләрен үтәп уздырырга кирәклеген күрсәтә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]