Опты
Опты | ||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Фәнни классификация | ||||||||||||||
|
||||||||||||||
Латин атамасы | ||||||||||||||
Leuciscus idus (Linnaeus, 1758) | ||||||||||||||
Ареал | ||||||||||||||
Leuciscus idusның ССРБда таралышы | ||||||||||||||
|
Опты яки бәртәс (лат. Leuciscus idus) — карплылар гаиләсендәге балык, тышкы күренеше белән сабакка охшаш. Озынлыгы 90 см- гача һәм 6—8 кг авырлыккача җитәргә мөмкин.
Аның озынлыгы 30—50 см, авырлыгы 1 кг. Ул 15тән 20 елгача яши. Сабактан күзе сары һәм тәңкәләренең вагырак булуы белән аерыла. Төсе сорыдан алып көмөштәй ялтыр, алтынсу була. Арка ягы корсагына караганда тоныгырак.
Опты — төче су балыгы, әмма ярым төче диңгез култыкларында ла очрый.
Бөҗәкләр, моллюскалар, чуалчаннар һәм башка ризыклар белән дә туклана. Уылдык чәчүе язның тәүге яртысына тура килә.
Опты Аурупаның һәм Себернең күпчелек су яткылыкларында очрый. Идел бассейны елгаларында да очрый.