Ораң буниан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ораң буниан latin yazuında])

Малайзия, Бруней һәм Индонезия фольклорында Буниан халкы яки Ораң буниан — «рухи нуры» булганнардан кала күпчелек кешеләргә күренми торган табигатьтән өстән мәхлукатлар, пәриләр булып тора. Төшенчәнең инглиз теленә еш «elves» (эльфлар) дип тәрҗемә ителә торган булса, туры мәгънәдә ул «яшерелгән кешеләр» яки «сызгыручы кешеләр» дигәнне аңлата. Оранг Буниан матур булып, борынгы Көньяк-Көнчыгыш Азия стилендә киенгән итеп һәм кыяфәтләре буенча кешеләргә идентик диярлек итеп тасвирлана. Оранг бунианның хәзерге тасвирламалары традицион фольклордан эльф-сыман хасиятләр, озынча колаклар, югары фантазия йогынтысы ясаган киемнәрне яки хәзерге заман Минангкабау озын плащ киемне кертеп аерылып тора.[1]

Оранг буниан Малайя ярымутравы, Суматра & Борнеоның куе урманнарында яки югары тауларында, кеше контактыннан һәм шулай ук кеше җәмәгатьләреннән ерак яши торган итеп һәм кеше гаиләләре кебек шундый ук йортларда тора торган итеп тасвирлана[2].[3] Риваять буенча, аларның иҗтимагый структурасы борынгы Малайя ярымутрауныкына охшаш, гаиләләре, кланнары һәм патшалары булып. Индонезия фольклорында башка мифик мәхлукатлар белән кебек Буниан халкы еш табигатьтән өстен көчкә ия[4] һәм кешеләр алар тора торган даирәләрне узарга рөхсәт ителгәнче билгеле ритуаллар һәм йолалар белән тынычландырылырга тиеш.

Оранг Буниан гадәттә алкышлы, дустанә һәм кешеләргә, бигрәк тә тылсымчыларга (дукун яки бомоһ) һәм шаманнарга (паванг) ярдәм итүчән итеп карала.[5] Алар кешеләр белән гаилә кора һәм күзгә күренми торган бала таба дип әйтелә.[6] Кайбер хикәяләр буенча, ир кешеләр Оранг Буниан хатыннарына өйләнгән булган, әмма соңрак Буниан җәмәгатеннән китәргә һәм калдырган гаиләләренә кайтырга карар кылганнар. Шулай да, кеше җәмгыятенә кайтканнан соң, алар күп еллар узган һәм алар белгәннәрнең барысы да дөньядан киткән икәненә тап булганнар. Бу хикәяләрне Уращима Таро һәм Рип Ван Винкль белән чагыштырганнар.[7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • John Desmond Gimlette, Malay Poisons and Charm Cures]. Bangkok: Orchid Press, 2011.
  • Reimar Schefold, Vincent Dekker, Indonesia in focus: ancient traditions, modern times.
  • Carlosox, The Invisible People.
  • A. Samad Ahmad, Kesenian adat, kepercayaan dan petua.