Организмны чыныктыру

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Организмны чыныктыру latin yazuında])
Организмны чыныктыру
 Организмны чыныктыру Викиҗыентыкта

Чыныгу турында сөйләгәндә, организмны түбән температуралы һава белән суга күнектереп, сәламәтлекне ныгытып, табибларга азрак йөрүне күз алдында тоталар. Бу күнегүләр организмны елның һәр фасылында салкын тиюгә каршы торырга өйрәтә. Чыныгу процедураларын җәйге айларда башлау яхшырак. Аларны иртәнге сәгатьләрдә уздыралар. Кеше организмының салкынга акрын ияләшүе турында да искәртү урынлы, шуңа күрә бу эшне бик ашыгып башкарырга ярамый. Көн саен битне юган кебек, ул гадәткә кереп китәргә тиеш, шул вакытта гына чыныгу күнегүләре яхшы нәтиҗәгә китерә.

Гомуми һәм урынлы чыныгу кулланыла. Гомуми чыныгу вакытында (кояш ванналары, елга һәм диңгез суларында коену, өскә салкын су си­ бү) термик ярсыткыч тәннең бар өлешенә тәэсир итә. Салкын тиеп ин­ тегүләргә каршы еш кына урынлы чыныгу да тәкъдим ителә. Ул тәннең аерым өлешләренә, мәсәлән, аякларга тәэсир итеп, аларның салкынга чы­ дамлылыгын арттыруга юнәлдерелгән. Кайчак аяклар аз гына юешләнсә дә, борынга томау төшеп авырып китү очраклары аз түгел бит.

Чыныгуның бер төре — һава ванналары. Сәламәтләндерү эффекты яхшы булсын өчен, бу вакытта җиңел кием (трусик, майка яки коену костюмы) кие­ гез. температура 20 градустан да түбән булмасын, һава ваннасының тиредәге тамырларга һәм үпкә тукымаларына киң тәэсир итүе ачыкланган. Берничә ; көн һава ваннасын бүлмәдә тәрәзә яки форточканы ачык тотып, аннан соң урамда кояш нурлары төшми торган, җилсез урында алырга кирәк.

Процедураның дәвамлылыгы башта 5-10 минут тәшкил итә, алга таба аны 30-40 минутка җиткерәләр. Әгәр сез 14-20 градустан түбән һавада күнегү уздырсагыз, бу салкын ванна дип йөртелә. Артык туңып китмәс өчен, ул һәрвакыт физик күнегүләр белән бергә барырга тиеш. Катлауланулар булмасын өчен, үтә көчле инфекцион авырулар вакытында, салкын тиеп авырганда, һава ваннасы алырга киңәш ителми. Башка төрле чирләр белән авырганда да, ачык һавада булу зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә процедураларны башлаганчы табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Кояш нурланышы сәламәтлекне ныгыта һәм эшчәнлекне арттыра. Кояш ванналарын яткан килеш алу яхшырак. Кояш сукмас өчен, башка салам эш­ ләпә яки башлык кию файдалы. Әүвәл арканы, аннан уң якны, корсакны һәм сул якны чиратлап нурландыралар. Нурландыру өчен иң яхшы вакыт булып иртәнге сәгатьләр (сәгать 11 гә кадәр) исәпләнә, башлангыч процедураларның озынлыгы —10-15 минут. Тора-бара кояш ванналарын 30-40 минутка җиткерәләр. Аннан да озаграк кызыну организмга зыян китерергә мөмкин.

Кояш ванналары төрле кискен авырулар вакытында, йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышлар булганда, кайбер хроник чирләр катлауланганда киңәш ителми. Кояш нурларына үтә сизгер тиреле кешеләргә дә кызынырга ярамый.

Чыныгуның тагын бер нәтиҗәле методы — тәнне су белән юу. Суның башлангыч температурасы 30 градустан түбән булырга тиеш түгел. Бу шулай ук башка су процедураларына да кагыла. Чөнки түбән температура дискомфортка китерергә мөмкин. 1-2 атнадан соң температураны 15-16 градуска кадәр төшерергә була. Процедураның дәвамлылыгы—4-5 минут.

Губка белән юыну уңайлырак, аннан соң сөлге белән яхшылап сөртенергә.

Тәнне су белән юу гадәткә кергәч, контраст душ ясарга була. Җылы суны салкын су белән чиратлаштырып коену организмның тонусын күтәрә һәм чыныктыра. Ул башта йомшак тәэсирле булырга тиеш: җылы су — 36 ; градус, салкынчасы — 24-25 градуслар тирәсе. Соңрак җылы суның температурасын 40 градуска җиткерәләр, ә салкынын 20-21 градуска кадәр төше- рергә кирәк. Процедура тәмамланганнан соң, коры сөлге белән сөртенәләр. 5 Ахырдан шуны да өстәргә кирәк, чыныгу — салкын тиеп авырулардан : саклау профилактикасы гына түгел, ул кан тамырлары, үзәк нерв системасы эшчәнлегенә дә уңай тәэсир итә, арыганлыкны киметә һәм эшкә сәләтлелекне арттыра. Чыныккан кешеләр табибларга сирәк йөреп, хастаханә юлларын да азрак таптыйлар. Димәк, сәламәт буласың килсә — чынык!

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]