Пародонтит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пародонтит latin yazuında])
Пародонтит
Сурәт
Зыян китерә пародонт[d]
Саклык белгечлеге Пародонтология[d] һәм Стоматология
Дәвалануда кулланыла торган дару Гидроперит[d][1], Миноциклин[d][2], хлоргексидин[d], амоксициллин[d] һәм метронидазол[d]
Генетик бәйләнеш NKAIN2[3], TIMP2[4], ACTN2[d][5], IGF2R[d][6], WDR73[7], PARP15[8], CSMD1[9], ETNK2[10], ERGIC1[11], LRP1B[12], KDM4B[d][13], GPN1[14], HLA-DOA[d][15], ITGA8[16], NLGN1[17], CCDC13[18], LBP[19], KCNJ16[d][20], SCN2A[d][21], TGIF1[22], GRIK1[d][23], Сурвивин[d][24], CDH13[25], FAM126A[26], HS6ST2[d][27], PTPRT[28], ROCK1P1[d][29], SMURF2[d][30], THSD4[31], ZNF579[32], PSMA8[d][33], ERC2[34], ACTN1[d][35], FAM135B[36], ROBO2[37], NKAIN3[d][38], GLT6D1[d][39] һәм CTSC[d][40][41]
WordLift сылтамасы data.wordlift.io/wl01714/entity/periodontitis[42]
ICPC 2 идентификаторы D82
NCI Thesaurus идентификаторы C34918[43] һәм C34918[44]
 Пародонтит Викиҗыентыкта

Пародонт тукымаларының ялкынсынуы (пародонтит) периодонталь бәйләвечләр һәм казналарның сөяк тукымалары деструкциясе белән характерлана. Бу патологик процесс алдан сиздермичә генә башланып китә. Күбрәк урта яшьтәге кешеләрдә күзәтелә, шулай ук яшьләрдә дә очрый.

Авыруның төп билгесе — уртта еш каный торган (бигрәк тә тешләрне чистартканда, ашаганда) ялкынсыну учаклары барлыкка килү. Бераздан урт кабара, шешенә, тешләр селкенә, урт утыра, тешләрнең муентыгы ачыла, соңрак тамырлары да ачыла башлый. Кайчак урттан эрен бүленеп чыга. Кагыйдә буларак, авыру авыздан начар ис килү белән характерлана.

Әгәр чирне дәваламасаң, ул алга таба үсеш ала: тешне әйләндереп алган сөяк әкренләп суырыла, тешләр селкенеп төшә башлый. Авырулар өчен ашау да авыртулы процесска әйләнә, әлбәттә, бу аларның гомуми хәленә тискәре йогынты ясый.

Пародонтит (теш тамыры тирәсендәге тукымалар ялкынсынуы), стоматит (авыз эченең лайлалы тышчасы ялкынсынуы), гингивит (урт ялкынсынуы) авырулары кыш ахырында, яз башында көчәеп китә.

Бу вакытта кешеләрнең иммун системасы салкын тиюләр, туңулар, витаминнар җитешмәүчелеге аркасында, көчсезләнә һәм авыруларга җиңел бирешә торган була. Ашау рационында аңкауның нормаль эшчәнлеге өчен кирәк җимешләр, яшелчәләр кими. Хәзерге заман кешеләрендә авыз эче авырулары күбәеп китүенең тагын бер сәбәбе — алдан эшкәртелгән йомшак ризыклар ашаганлыктан, тешләргә йөкләнеш кимү. Кызганычка каршы, аңкау мондый тискәре йогынтыларга түзми һәм бик тиз зарарлана башлый. Пародонтит авыруы үз чиратында, теш казналарының эренләвенә, тешләрнең селкенә башлавына, үз вакытында дәвалау чараларын күрмәсәң, тешләрнең төшүенә дә китерергә мөмкин.

Мондый тискәре нәтиҗәләрдән ничек котылырга соң? Моның өчен авыруларның үзләренә аңкауга массаж ясарга киңәш ителә. Бу чара дәва өчен дә, профилактика уздыру йөзеннән дә эшләнә һәм аның аңкауны ныгыту өчен әһәмияте бик зур. Процедураны тешләрне чистартканнан соң уздыралар. Имән бармакка бераз теш пастасын сылап, массажны теш ; казнасының уртасыннан ян-ягына таба ясап баралар. Өске теш казналыгына 5 массаж ясаганда, бармакны өстән аска (аңкаудан тешләргә кадәр), ә аскы теш казналыгын массажлаганда астан өскә таба йөртәләр. Иртән массажны сәгать теле юнәлешендә, ә кичен каршы юнәлештә ясарга кирәк. Уртларга басым авырттырмыйча, тигез итеп ясалырга тиеш. Иртән көчлерәк басарга, кич белән басымны киметергә кирәк. Массаж ясау вакыты — 5-7 минут.

Процедураны тәмамлаганнан соң, авызны 2-3 минут дәвамында дару : ромашкасы, мәтрүшкә, шалфей төнәтмәләре белән чайкагыз.

Уртларның ялкынсынуына һәм канавына каршы имән кабыгы, сары мәтрүшкә, диңгез кәбестәсе, меңьяфрак, бака яфрагы; гөлҗимеш, аю баланы чәчәкләренең төнәтмәсе белән чайкау йә аппликация ясаулар ярдәм итә. Моның өчен 1 аш кашыгы катнашмага бер стакан кайнар су салып төнәтергә кирәк һәм авызны 5-10 минут чайкарга киңәш ителә. Иртән һәм кичен авызны көнбагыш мае белән чайкау, майны авыз эчендә тоту да сәламәтләнүгә ярдәм итә. Пародонтиттан котылу өчен, эфир мае һәм нарат ылысы эремәсе кушылган бал белән уртны ышкысаң, файдасы була.

Уртларны ныгытыр өчен мондый ысул ярдәм итәргә мөмкин. 25 г про­ полисны ваклап, караңгы пыялалы шешәгә салырга һәм 10 мл спирт йә 150 мл аракы өстәргә кирәк. Прополис эреп бетсен өчен, яхшы итеп болгатырга.

Прополис эремәсенә 50 г киптерелгән сары мәтрүшкә салып, әледән-әле болгатып 15 көн төнәтергә кирәк. Төнәтмә әзер булгач, сөзәләр. 0,5 стакан суга 20-30 тамчы салып, шуның белән көненә 4-5 тапкыр авызны чайкыйлар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. NDF-RT
  2. Drug Indications Extracted from FAERSdoi:10.5281/ZENODO.1435999
  3. Phenocarta
  4. Phenocarta
  5. Phenocarta
  6. Phenocarta
  7. Phenocarta
  8. Phenocarta
  9. Phenocarta
  10. Phenocarta
  11. Phenocarta
  12. Phenocarta
  13. Phenocarta
  14. Phenocarta
  15. Phenocarta
  16. Phenocarta
  17. Phenocarta
  18. Phenocarta
  19. Phenocarta
  20. Phenocarta
  21. Phenocarta
  22. Phenocarta
  23. Phenocarta
  24. Phenocarta
  25. Phenocarta
  26. Phenocarta
  27. Phenocarta
  28. Phenocarta
  29. Phenocarta
  30. Phenocarta
  31. Phenocarta
  32. Phenocarta
  33. Phenocarta
  34. Phenocarta
  35. Phenocarta
  36. Phenocarta
  37. Phenocarta
  38. Phenocarta
  39. Phenocarta
  40. Hart T. C., Hart P. S., Michalec M. D. et al. Localisation of a gene for prepubertal periodontitis to chromosome 11q14 and identification of a cathepsin C gene mutation // J. Med. Genet.BMJ, 2000. — ISSN 0022-2593; 1468-6244doi:10.1136/JMG.37.2.95PMID:10662808
  41. Open Targets Platform
  42. https://fr.dentist/kb/periodontitis/
  43. Disease Ontology — 2016.
  44. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29 — 2018-06-29 — 2018.