Эчтәлеккә күчү

Полимерфото

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Полимерфото latin yazuında])
Викибирелмәләрдә элемент юк

«Полимерфото» — Казан химия сәнәгате оешмасы. 1935–1941 дә Казан фотожелатин заводы буларак барлыкка килә. 1942 дән 9 нчы завод (завод № 9), 1963–1981 дә янә Казан фотоңелатин заводы, 1981 дә «Полимерфото» заводы. 1986–1989 дә Тасма җитештерү берләшмәсенең бер өлеше, 1987 дән ялга алынган (арендное) предприятие.

1979 да 1653, 1990 да 1498, 1996 да 893 кеше эшләгән. Завод фотожелатин, ашау желатины, преципитат (ашлама), пласмас эшләнмәләр, кәсситләр, үзе ябышмалы тасмалар, минераль ашламалар, техник май, сөяк оны җитештергән. 1991 дә җитештерү күләме 98 млн СССР сумы булган.[1] Совет чорында карамагында Левченко бистәсендәге торак йортлар, мәдәният сарае, 89, 381, 403 нче санлы балалар бакчалары, «Мечта» балалар аланы булган.[2][3]

1996 да акционерлык җәмгыятькә үзгәртеп корыла, 1998 дә банкротлыкка очрап ябыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]