Портал:Спорт/Шәхес

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Спорт/Шәхес latin yazuında])

Шамил Хисаметдинов – танылган татар көрәшчесе. Классик (грек-рим) өслүбендә Олимпия чемпионы һәм ике тапкыр Дөнья чемпионы. Ул 1950 елда Тула өлкәсендә шахтер гаиләсендә дөньяга килгән. 1971 елда Хисаметдинов беренче тапкыр илнең зурлар чемпионатында катнашты һәм көтмәстән җиңү яулады.

1972 елда Советлар Берлегенең классик көрәш чемпионатын финалында Ш. Хисаметдинов данлыклы көрәшче Р. Руруа белән очраша. Грузин пәһлеванын келәмнән читкә ыргытып Хисаметдинов ике балл җыя һәм бер балл өстенлек белән җиңеп чыга. Җиңүче, алдан билгеләнгәнчә, Мюнхенда үтәчәк Олимпия уеннарына китә. Мюнхенда «Ринг-халле» залында Шамил чыгыш ясарга тиешле 68 килограммга кадәрге авырлыкта 23 илдән шулкадәр үк көрәшче. Шамил Хисаметдинов Мюнхенда өч көндәшен чистага, икесен баллар буенча, иң соңгы хәлиткеч очрашуда италияле Джан-Маттео Ранцины зур өстенлек белән җиңде.