Портал:Мордовия/Сайланган мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мордовия/Сайланган мәкалә latin yazuında])
Төмән туган якны өйрәнү музее
Төмән туган якны өйрәнү музее

Төмән шәһәре – Мордовия Республикасының Темников районы үзәге. Татарлар аны Кала дип кенә атыйлар.

Төмән шәһәре Мордовиянең иң көнбатышына, Сарански шәһәреннән 160 чакрымнар ераклыкта, Нижгар өлкәсе чигенә урнашкан кечкенә генә кала. Шәһәрдә барлыгы 7 меңләп кеше яши. Район халкының 60 процентын урыслар, утызын мукшылар, 8 процентын татарлар тәшкил итә. 2002 елгы сан алу нәтиҗәләре буенча, Төмәндә 611 татар яшәгәнлеге күренә.

Рәсми рәвештә Төмәнгә 1536 елда нигез салынган дип санала. Бу чыннан да шулай, аңа кадәр Төмән-Кала биредән 8 чакрым ераклыкта, Мокша елгасының сул ярына урнашкан булган. Ул урында хәзер Старый Город дип аталган урыс авылы.