Портал:Социология/Татар дөньясы
Нариман Аитов (Тормыш: 1925, Казан - 1999, Алма-Ата) – күренекле татар галиме, Башкортостанда беренче фәлсәфә фәннәре докторы (1967), профессор, РСФСР һәм БАССР атказанган фән эшлеклесе. СССР заманындагы беренчеләрдән һәм иң зур социологик лаборатория оештыручы (1964). 1988 елдан Алма-Ата университетның (хәзер әл-Фараби милли университеты) фәлсәфә кафедрасын җитәкли. Үз шәкертләре аша ул Казакъстан җитәкчелеге белән элемтәләр урнаштыра һәм башкаланы Алматыдан Астанага күчерү хәстәрлекләренең социологик һәм икътисади нигезләмәсен үз кулына ала.