Портал:Спорт/Шәп мәкалә
Грек-рим көрәше — кара-каршы сугышның бер төре; көрәшчеләр рөхсәт ителгән алымнар кулланып, бер-берсен тигезләнештән чыгарып, аркасы белән келәмгә кысарга тиешләр. Грек-рим көрәшендә аяк белән техник алымнар (аяк чалулар, эләктерүләр), шулай ук аяктан тотып көрәшү тыелган. Башка атамалары – классик көрәш, француз көрәше.
Классик көрәш Борынгы Грециядә барлыкка килгән, Борынгы Рим дәүләтендә үсеш алган. Бүгенге кагыйдәләр XIX гасырның беренче яртысында Франциядә кабул ителгәннәр.