Портал:Театр/Шәп мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Театр/Шәп мәкалә latin yazuında])

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыКазандагы татар театры. 1988 елга кадәр Күчмә театр буларак билгеле.

Беренче спектакль 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында уйнала (Кәрим Тинчурин һәм Кави Нәҗминең «Булат бабай семьясы» комедиясе). Шул көннән башлап коллективның өзлексез гастроль юлы башлана. Бу вакытта Академия театрының күренекле артистлары З. Закиров, Г. Болгарская, Х. Исмәгыйлов, А. Яһүдин, М. Рәхмәтуллина, Г. Гыйматов һ.б. кебек татар сәнгатендә матур эз калдырган шәхесләр эшли башлый. Әлеге чорның репертуарына күз салсак түбәндәге спектакльләрне күрәбез: Ф. Сәйфи-Казанлы «Зәңгәр алан» (Реж. Г. Ильясов), К. Тинчурин, К. Нәҗми «Булат бабай семьясы» (Реж. Г. Ильясов), А. Зөлкәрнай — «Дала йөрәге» (Реж. М. Илдар), М. Илдар — «Ике система».