Портал:Этика/Шәп мәкалә
Бәхет — кешенең үзе яши торган шартлар белән, шулай ук үзенә йөкләнгән вазифаларны үти, ниндидер зур максатларга ирешә баруы белән югары дәрәҗәдә канәгатьләнү кичерүен чагылдыручы әхлакый күренеш.
Бәхет хыялга охшаш, чөнки ул, хыял кебек үк, кешенең идеалына бәйле. Аерма шунда ки, әгәр дә хыял киләчәккә бәйле булса, бәхет исә — чынбарлыкның үзендә. Бәхет кеше-нең яшәү мәгънәсен аңлавына бәйле.