Потенция

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Потенция latin yazuında])
Потенция

Иң элек берничә күңелсез күрсәткеч санны китерик. Русиядә яшәүче ир-атларның 52 % ында потенция белән күпмедер дәрәҗәдә проблемалар бар. Соңгы елларда 55 % ир-атлар гына үзләренең җенси тормышларыннан канәгать булып яши.

Замана ир-атлары нилектән 35-40 яшьне узуга картая, корсак үстерә, мускулларын югалта, хатын-кызлар белән кызыксынмый башлый соң?

Ирләр яраткан өч нәрсәгә (диван, автомобиль, сыра) күз йомганда, хәзерге фән моңа тестостерон гаепле дип күрсәтә. Дөресрәге, аның җитешмәве — ирләрне борчырга тиеш бердәнбер дефицит гормон ул.

Тестостерон— ирләрнең төп җенси гормоны. Ул ирләрнең сексуальлеген г көйли, аларның мускул массасын саклау һәм артык майны яндыру, уйлау һәм хәтер сәләте өчен җавап бирә. Тестостерон ясалуның бозылуы эрекциянең һәм эякуляциянең көчсезләнүенә, җенси дәрт кимүгә китерә. Тестостерон , ир-атлар өчен бик мөһим гормон, чөнки аның күләменең аз гына кимүе дә сексуаль активлык түбәнәюгә, импотенциягә китерергә мөмкин.

Медицина статистикасына караганда, 45 яшьтән югары ир-атларның 40 % ында тестостерон ясалуы кимү ягына бара. Белгечләр әйтүенчә, моның нигезендә аз хәрәкәтле тормыш рәвеше, дөрес тукланмау, зарарлы : гадәтләр, даими стресслар һәм башка сәбәпләр тора.

Шулай ук акыл һәм физик киеренкелекләрнең артыклыгы организмда стресс гормоннары туплануга китерә. Үз чиратында, ул гормоннар тестостерон ясалуны киметә. Нәтиҗәдә, бу сәбәптән дә потенция проблемасы барлыкка килә. Болар янына алкоголь, майлы ашамлыклар да бавырга тискәре йогын­ ты ясый һәм ул тестотеронны хатын-кызлар гормоны эстрогенга үзгәртә.

Әгәр ир-атның биле 94 сантиметрдан артып китсә, бу — аның өчен борчулы сигнал, организмда тестостерон ясалуның кимегәнлеген күрсәтә.

Тестостерон кимегән ир-атны апатия чолгап ала, аның эшчәнлек сәләте кими, ир-ат гайрәтлеге югала, ул симерә башлый. Кагыйдә буларак, ул җенси мөнәсәбәттән читләшергә тырыша.

Тормышында тотрыклык, яхшы эш, гаиләсендә нык мөнәсәбәт, сыйфатлы җенси бәйләнеш теләгән һәрбер кеше организмында тестостеронның кирәкле дәрәҗәдә булуы турында уйланырга тиеш. Бу аның сәламәтлеге 50-60 яшьтә ничек булачагына да бәйләнгән: көчсез һәм авыру картмы яки пөхтә һәм көчле, тормыш яратучы, «кайнап торган» кешеме? Өстәвенә, моның өчен бернинди кыен нәрсәләр эшләү дә таләп ителми.

Табиблар тестостерон кими башлауны бик куркыныч хәл дип карамыйлар, чөнки потенцияләрен сакларга теләгән ир-атлар өчен эректиль дисфункцияләр 90 % очракта уңышлы дәвалана.

Югарыда күрсәтеп киткән тискәре факторларның тәэсир итү механизмы үтә катлаулы булмаганлыктан, проблеманы чишү өчен тормыш рәвешен бераз үзгәртергә кирәк. Мәсьәләнең асылы бу күңелсез хәлгә каршы чара эзләп табуда. Дисфункциянең сәбәбе стресс булса, бик авыр булмаган күләмдә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү зарур. Ашыкмый гына йөгерү, йөзү, скакалка белән сикерүләр канның ир-атлар әгъзасына килүенә ярдәм итәчәк.

Сез ир кеше бит! Әллә сезгә һәр кич саен бер литр сыра эчеп, организмга хатын-кыз гормоннарын өстәп тору, потенциягез югалу ошыймы?

Озак утырып башкарыла торган шахмат, велосипедта йөрү, автоузышлар кебек спорт төрләреннән вакытлыча тыелып торырга туры килер. Сүз уңаеннан велоспорт турында. Балачактан ук һәркемгә таныш «велосипед» күнегүе потенция белән проблемасы булган ир-атлар өчен менә дигән яхшы нәтиҗә бирә. Яткан килеш виртуаль педальләрне әйләндерү оча органнарына оптималь рәвештә тәэсир итә. Бер ай дәвамында даими күнегүләрнең яхшы нәтиҗәсенә хәйран калырга була, диләр табиблар.

Туклану мәсьәләсенә килгәндә... Ир-атлык куәтен күтәрер өчен, кыргый хайваннар итен ашарга тәкъдим ителә. Кыргый хайваннар экологик чистар ризыклар белән тукланалар, шуңа күрә аларның итләре дә файдалырак булып исәпләнә. Менюга бавыр, йөрәк, бөерләр, ашказаны кебек ризыклар кертү файдалы, организмнан зарарлы матдәләрне чыгару өчен, җимеш, яшелчә соклары, майсыз сөт ашамлыкларын күбрәк урын бирегез. Табиблар тагын бер хәйләсез ысул куллануны тәкъдим итәләр. Потенцияне күтәрүнең яхшы нәтиҗәле юлы булып, массаж ясау, куллар белән ышку исәпләнә. Иң ахырда тагын бер сан. Борынгы греклар ир-атның җенси якынлыклар саны тормышта 1500 тапкырдан артмый дип, «лимит» билгеләгәннәр. Әгәр дә алар дөрес әйткән булса, бәлки, хәзерге заманда кайбер ир-атлар өчен | потенция проблема булып исәпләнми дә торгандыр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]