Пресепталь целлюлит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пресепталь целлюлит latin yazuında])
Пресепталь целлюлит
Сурәт
Саклык белгечлеге офтальмология
NCI Thesaurus идентификаторы C115992
 Пресепталь целлюлит Викиҗыентыкта

Пресепталь целлюлит — тарзорбиталь фасциядән алдарак йомшак тукымаларның инфекцион зарарлануы. Чынлыкта пресепталь целлюлит орбита чирләренә карамый, ләкин ул монда карала, чөнки аны орбиталь целлюлиттан аерырга кирәк, ә ул сирәк һәм потенциаль җитди патология. Кайвакыт пресепталь целлюлит, тиз көчәеп, орбиталь целлюлитка күчә.

1.     Сәбәпләре

а)  тире җәрәхәте, мәсәлән, тырнау яки бөҗәк тешләве. Тудыргычлар гадәттә S. aureus яки

S.   pyogenes;

б) урынлы инфекциянең таралуы, мәсәлән, арпа яки кискен дакриоцистит;

в)  инфекциянең өске сулыш юллары яки урта колакта урнашкан ерак инфекцион чыганагыннан кан белән күчүе.

2.   Билгеләре. Бер яклы, авырткан, кызарган периорбиталь шешү (рәс. 6.12а).

3.    КТ тарзо-орбиталь фасция алдында караңгылык ачыклый (рәс. 6.12б).

NB Орбиталь целлюлиттан аермалы буларак экзофтальм яки хемоз юк. Күрү үткенлеге, бәбәк җаваплары һәм күз хәрәкәтләре бозылмый.

4.    Дәвалау. Эчкә коамоксиклав 250 мг һәр 6 сәг. Авыр очракларда мускул эченә тулаем 2,4-4,8 мг дозасында бензилпенициллинны 4 тапкыр кадау һәм 6 сәгать саен эчкә 250-500 мг флюклоксациллин кабул итү кирәк булырга мөмкин.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.