Психик авырулар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Психик авырулар latin yazuında])
Психик авырулар
Сурәт
Саклык белгечлеге психиатрия[d], клиник песихалугиясе[d] һәм психотерапия[d]
Дәвалау юллары психотерапия[d] һәм психофармакология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару антипсихотический препарат[d], Нормотимики[d][1], антидепрессант[d][1], Анксиолитики[d][1] һәм транквилизаторы[d]
Нинди веб-биттә тасвирланган hilarispublisher.com/scholarly/mental-health-morbidity-journals-articles-ppts-list-2525.html(ингл.)
Обрабатывается, смягчается или управляется prevention of mental disorders[d][2] һәм терапия психического расстройства[d][3]
ICD-9-CM V11.9[4], 298.8[4] һәм 290-299.99[4]
ICPC 2 идентификаторы P99
NCI Thesaurus идентификаторы C2893[4] һәм C2893[5]
Моңа өлешчә туры килә нерврологик авыру һәм психосоматическое заболевание[d]
Моның каршысы психическое здоровье[d]
 Психик авырулар Викиҗыентыкта

Психик авырулар һәрвакыт серле, аңлашылмый торган халәт булып исәпләнгән. Хәтта хәзерге көннәрдә дә еш кына мондый авыруларны сәламәт халәттән аера алмыйлар. Әгәр кешенең шәхси эчке дөньясы сизелерлек үзгәрсә, ул гадәтләнгән тормыш рәвешен кискен үзгәртсә, ниндидер көйсезләнү турында сүз барырга мөмкин. Күңеле төшенке булу сәбәпле, кеше берничә көн ашаудан баш тартса, урыныннан тормый ятса, йә шатлыгы кинәт артып, юлындагы бар нәрсәне кыра-вата башласа, үзен президент дип йөртә башласа, күз алдында ят әйберләр күрсә, ниндидер тавышлар ишетсә, аның рухы үзгәрү билгеләре күренеп тора.

Психик авыруларга караш аерым проблема булып кала, чөнки чирдән ин­ тегүчеләрне мең еллар элек тә күралмаганнар, хәзер дә кимсетеп карыйлар.

Кайбер тайпылышларның баш мие травмасы яки башка сәбәпләрдән барлыкка килүе билгеле. Эчке орган авырулары да психик тайпылышларга китерергә мөмкин.

Елдан-ел психик авыруларның саны арта бара. Шуның белән бергә еш кына алга киткән илләрдә һәм эре шәһәрләрдә яшәүчеләр бу авыруга дучар була. Шәһәр ыгы-зыгысы, дөнья мәшәкатьләре белән машиналар арасында йөгереп йөрүче хәзерге заман кешесе котырган тизлектә яши. Даими стресс һәм чиктән тыш күп мәгълүмат аның психикасын көчле киеренкелектә тота. Бу шартларда психик авыру кешенең үзен чолгап алган дөнья белән бәйләнешен өзә алучы, аның рухын саклап калучы кебек тоела. Кызганычка каршы, бу саклаучы авырудан коткара алмый, психик тайпылышларны дәваламаганда, алар әкренләп шәхесне җимерәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]