Псков кривичлары
Псков кривичлары яки төньяк кривичлар — Псков җире территориясендә яшәүче кривичларның төньяк төркеме.
Тарихлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Славяннар яшәүче өнбатыш территорияләрдән, Висла һәм Одер елгалары арасында урнашкан җирләрдән килеп чыкканнар.
IX-XII гасырларда Псков кривичлары Великая елга бассейны, Псков күле яры һәм Гдов округында таралганнар. Уганди белән чиктәш булалар. Псков сөйләшләре төркеме Псков кривичлары территориясе белән тулысынча диярлек туры килә, бу исә әлеге төркем сөйләше кабилә сөйләшеннән килеп чыккан дип уйлдарга мөмкинлек бирә.
VIII-X гасырларда Псков шәһәре кривичларының нәсел үзәкләренең берсе итеп сайлап алына, аңа VIII гасырда нигез салына.
Кривичлар формалашуның башы - безнең эрага беренче меңьеллыкның өченче чиреге, ә беренчел яшәү төбәге Псковщина булып саналса, соңрак смоленлылар (Днепрда) һәм полоцлылар (Двинада) төркемнәре тарала, елъязма таныклыклары буенча алар аерым князьләргә ия булган һәм инде үзара бердәм нәсел берлеген төземәгән кривичлар төркемнәрен тәшкил иткәннәр. Тикшеренүче Седов фикеренчә, Псков кривичлары словеннар һәм весьлар белән берлек төзегәннәр, бу фикерне аны елъязмада князьләрнең бергә искә алынулары этәргән.[1]
IX-XIII гасырларда Псков һәм Смоленск-Полоцк кривичлары мөстәкыйль үсә.
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Псков кривичлары Псков озын курганнары мәдәнияте белән тәкъдим ителгәннәр.
Псков кривичларының җирләү йоласы башка кривичларныкына охшаш: күмелгән урыннар мәетләрне күмү йоласы буенча күмелгән озын курганнар рәвешендәге күмәк төрбәләр белән тәкъдим ителгән.
Псков кривичлары йоласының үзенчәлекләренең берсе булып славян кабиләләренең башка кавемнәре арасыннан аерып торучы, ләкин Балтыйк буе-фин кавемнәре белән якынайтучы, җирләү урынын корыр алдыннан сайланган урында, үзеннән соң көл-күмер катламын калдырган учак кабызу булган. Бу гамәлдә тикшеренүчеләр күмелгән урынны изгеләндерергә (яктыртырга) тиешле ритуалны күрә.
X гасыр ахырына — XI гасыр башына мәет яндырудан мәет күмүгә күчү булган. XII гасырдак урган чокырларында мәетләр урнаштыру йоласы тарала башлый, ә XIII гасырга инде бу йола өстенлек итә башлый.
Хатын-кыз бизәнү әйберләре гомумславян тибындагы асылмалы балдаклар, вак, төрле төстәге пыяладан ясалган муенсалар, шулай ук йөзекләрдән торган. Башка көнчыгыш славян кабиләләре ареалларыннан аермалы буларак, балт һәм Балтыйк буе-фин кавемнәренә хас күкрәк ябу өчен дагасыман эләктермәләр еш очрый.
М.И. Артамонов тикшеренүләре күрсәткәнчә, Псков озын курганнарында шактый аз санлы әйберләр табылган, аларның да күбесе балт тибына карый.
Антропология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Антропологик төр буенча Псков кривичлары барыннан да бигрәк ятвягларга охшаш.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Седов В. В., Восточные славяне в VI—XII вв., сер. Археология СССР, «Наука», М.,1982 г.с. 168
- Баран В.Д. Славяне Юго-Восточной Европы. — Рипол Классик. — С. 261. — ISBN 9785458236195.
- ↑ Седов В.В. Восточные славяне в VII-XIII вв. — Наука, 1982. — С. 270. — 324 с.