Пфайфер синдромы
1. Нәселдәнлек төре аутосом-доминатлы.
2. Системалы күренешләре
• Күз ярыкларының аска кыегаюы белән битнең урта өлешенең гипоплазиясе (рәс. 3.13а).
• Киң зур кул бармаклары, зур аяк бармаклары (рәс. 3.13б) һәм тире синдактилиясе.
• Терсәк буыннарының анкилозы.
• Баш сөяге «тукранбаш яфрагына» охшаган.
• Акылга артка калганлык хас түгел.
3. Офтальмологик күренешләре. Аперт синдромында кебек кечкенә орбиталар һәм гипертелоризм.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел