РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре latin yazuında])
РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре
Ил ССБР байрагы ССРБ, РСФСР байрагы РСФСР
Төр мактаулы исем
Кем бирә РСФСР Югары шурасы президиумы
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә

РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (рус. Заслуженный работник культуры РСФСР) — РСФСРның 19641992 елларда гамәлдә булган мәдәният өлкәсендәге казанышларны билгеләүче дәүләт бүләге, мактаулы исем. 1964 елдың 26 маенда булдырылган.

Мактаулы исемнең нигезләмәсе буенча, мәдәният, сәнгать, мәгариф, полиграфия, матбугат, радио һәм телевидение учреждениеләре һәм оешмаларының югары квалификацияле хезмәткәрләренә, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга һәм мәдәният, сәнгать учреждениеләре һәм оешмалары эшчәнлегендә җәмәгать башлангычында катнашучы шәхесләргә мәдәният үсешенә керткән өлешләре һәм мәдәният өлкәсендә 15 һәм аннан күбрәк ел эшләгән өчен бирелгән.

1991 елның 25 декабрендә кабул ителгән канун буенча мактаулы исемне булдырган дәүләтнең рәсми атамасы үзгәртелү сәбәпле[1], 1992 елның 4 февралендә соңгы тапкыр бирелгән[2].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]