Эчтәлеккә күчү

Раса

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Раса latin yazuında])
Раса
Сурәт
Кайда өйрәнелә раса тикшеренүләре[d] һәм этносоциология[d]
Классифицирует кеше
Нинди вики-проектка керә Проект:Социология[d], Проект:Антропология[d], Проект:Этнослар[d], Проект:Сәясәт[d], Проект:Фәлсәфә[d] һәм Википедия:Проект:Мәдәният
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/race[1]
NCI Thesaurus идентификаторы C17049
 Раса Викиҗыентыкта
Төрле расалы Азия халыклары

Раса — килеп чыгышы, географик яшәү укрыны, гомуми, морфологик һәм физиологик нәселдәнлек үзенчәлекләре, шулай ук гореф-гадәтләре уртаклыгы нигезендә берләшеп, тарихи формалашкан кешеләр төркеме.

Расаларны өйрәнүгә беренче омтылышны 17 гасырда француз Беренье ясый. Соңрак Карл Линней 4 расаны аера: Америка, Африка, Азия һәм Европа.

Хәзерге вакытта кешеләрне төп дүрт раса: австралоид, негроид, европеоид, монголоид расаларына бүлеп йөртәләр. Барлык расаларны бер төр - Акыллы кеше төре тәшкил итә.

Расалар күптән барлыкка килгән. Иң зур ике тармакны тәшкил иткән моголоид һәм европеоид-негроид расаларына беренче бүленеш 90-92 мең ел элек булса, соңгыларының бүленеше 50 мед еллар тирәсе элек булган.

Расаларның тасвирламасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Хәзерге вакытта зур дүрт раса аерып күрсәтелә: австралоид һәм негроид (кара тәнлеләр), европеоид (ак тәнлеләр), монголоид (сары тәнлеләр). Алар үзара күп кенә нәселдәнлек билгеләре: тән төсе, чәч, күз төсе һәм формасы, борын, ирен формасы буенча шактый нык аерылып торалар, ләкин кешеләрнең төп гомуми төр үзенчәлекләрен — баш миенең зурлыгын һәм төзелешен, хезмәткә сәләтен, иҗади потенциалын саклыйлар.

Зур расалар кечерәк төркемнәргә (кече расаларга), ә алары милләтләргә һәм халыкларга бүленә. Кешелекнең төр бердәйлегенең мөһим дәлиле булып төрле расаларга кергән кешеләрнең үзара өйләнешүе һәм кушылып яшәүгә сәләтле нәсел-буын тудыруы тора. Расаларның формалашуы бик ерак заманнарда, 30— 40 мең еллар элек башлана һәм кешеләрнең яңа географик өлкәләргә таралуы белән бәйле була. Раса билгеләре җайлашу әһәмиятен ала һәм табигый сайланыш белән ныгый.

Австралоид һәм негроид расаларының куе бөдрә чәчләре, җылы саклагыч япма барлыкка китереп, Тропик Африка һәм Австралиядә яшәүчеләрне эссе сугудан, ә тиреләренең кара төсе артык ультрашәмәхә нурланыштан саклый. - Монголоид раса формалашуы кешеләрнең бик зур дала киңлекләре территорияләренә килеп урнашуы белән бәйле, андагы якты кояш һәм ком буранын кузгаткан көчле җилләр кысык күзле кешеләргә өстенлек биргән, бу үзенчәлек күзне җәрәхәтләнүдән саклаган.

Хәзерге вакытта бу билгеләрнең әһәмияте зур түгел, чөнки һәр кеше баш киеме, күзлек, саклагыч кремнан файдалана ала, ләкин шулай да нәселдәнлек үзенчәлекләре хәзергәчә сакланып калган. Кешелекнең барлык расалары да Акыллы кеше төренә хас гомуми үзенчәлекләрне югалтмаганнар, биологик һәм психик яктан эволюцион үсешнең бер үк баскычында торалар һәм хәзерге цивилизациянең иң зур биеклекләренә ирешергә бер үк дәрәҗәдә сәләтлеләр. Бер расаның икенче расадан өстенлеге турындагы расачалык карашлары хәзерге фән мәгълүматлары белән тулысынча каршылыклы.

Расаларны «милләт» һәм «халык» төшенчәләре белән бутарга ярамый. Төрле раса вәкилләре бер дәүләт әгъзалары булырга һәм бер үк телдә сөйләшергә мөмкин. Сөйләм үзәкләренең булуы — кеше төренең биологик үзенчәлеге ул. Кешенең нинди телдә сөйләшә башлавы аның теге яки бу расага яки халыкка керүенә бәйле түгел, ә бәлки социаль факторларга — кем белән яшәвенә һәм аны кем өйрәтүенә бәйле. Сөйләм аша кешелек туплаган тәҗрибәне үзләштерү мөмкинлеге генә түгел, шәхеснең үз-үзен тотышы белән идарә итү сәләте дә тормышка ашырыла: акылга утырган олы кеше башта алдына максат куя, гамәлләрен ниятли, кирәк икән, уйларын кәгазьгә терки һәм аннары эшкә керешә.

  • Сонин Н.И., Сапин М.Р. С63 Биология.Кеше. Ф.Г.Иштирәкова тәрҗемәсе - Казан:Мәгариф, 2002.
  • Колесов Д. В. Биология. Кеше : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / Д. В. Колесов, Р. Д. Маш, И. Н. Беляев; Русча 10 нчы басмадан Ф. Г. Иштирәкова тәрж,.— Казан : Мәгариф, 2009.— 332 б.: рәс. б-н.