Рафаэль Гыйрфанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаэль Гыйрфанов latin yazuında])

Россиянең атказанган хәрби очучысы ,полковник ,Гыйрфанов Рафаэль Гомәр улы, 1947 нче елда Чистай районы Чертуш авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Гомәр һәм Илалия Гыйрфановлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Гаилә 1958 нче елга кадәр авылда яши, аннары Чистай шәһәренә күчеп китәләр. Ул анда 2 нче номерлы мәктәпне тәмамлап , хәрби очучылар әзерли торган училищега (Балашов ВВАУЛ) укырга керә. Укуын тәмамлагач, Рафаэль Гомәр улы Фирганә, Джанкой, Старая Русса шәһәрләрендә, аннан Мәскәү өлкәсендә төрле вазифаларда хезмәт итә – Л-29, Ан-24, Ан-26, Ан-8, Ан-12, Ил-62, Ил-76 (шул исәптә А-50) самолетларын егәрли. Әфганстанда, Ангола, Евросоюз, Көньяк һәм Төньяк Америка, Азия, Африка илләрендә хезмәт командировкаларында була. Читтән торып Ю.А. Гагарин исемендәге Югары хәрби академиядә укыган еллары Әфган җирендә сугыш барган вакытка туры килә. Очучы бу вакыйгадан да читтә калмый, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашып, әфганлыларга булыша. Ничек кенә булмасын, Рафаэль абый ул елларны искә алырга тырышмый. Аның күңелендә ныклап уелып калганы – гражданнар авиациясе системасында эшләгән еллары. -“Навстречу ХХI веку” Халыкара Антарктида экспедициясе төркемен шунда урнашкан Пэтриот Хилс аэродромына илтергә туры килде. Бу һәрбер кеше язмышында була торган хәл түгел. Экспедициядә 17 илдән 88 кеше иде. Аларның 32есе Ил-76 самолетыннан бозлыкка парашютта сикерергә тиеш иде. Безнең экипаж өчен бу аерым җаваплы булды, чөнки бер илнең дә Ил-76 классына керүче самолетлары (150 тонна) шундый боз аэродромына утырганы юк иде. 1999 елның 17 нче декабрендә башланган экспедиция 2000 нче елның 23 гыйнварында уңышлы тәмамланды, - дип хәтер- хатирәләре белән уртаклашты Рафаэль Гомәр улы.Бу экспедиция турында “Труд” газетасында авылдашыбыз, полковник, хәрби очучы-снайпер Рафаэль Гыйрфановны мактап язган “С ветерком по Антарктиде” дип исемләнгән мәкалә чыга ХәзерГыйрфанов Рафаэль Гомәр улы лаеклы ялда, Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә яши. Ике улы бар.