Ретиналь ангиоматоз пролиферация

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ретиналь ангиоматоз пролиферация latin yazuında])

Ретиналь ангиоматоз пролиферация — ЯБМД экссудатив формасының еш булмаган сәбәбе, бу очракта неоваскуляризация барышы челтәркатлауның тамырлы челтәреннән, ә хориокапиллярдан башланмый. Чир еш тәңгәл ике күздә дә барлыкка килә.

1. Күренешләре ЯБМД күренешләренә охшаш.

2. Билгеләре

• Диабеттагы ретинопатиядәге ИРМА охшаш интраретиналь неоваскуляризация тирән парамакуляр капиллярлы үрелмәсеннән башлана һәм еш интраретиналь геморрагияләре һәм шешү белән бара (рәс. 17.17а).

• Субретиналь аралыкта фоторецепторлар катламы чигендәге субретиналь неоваскуляризация шешү барлыкка килүенә, интраретиналь һәм преретиналь геморрагияләр һәм ЧПЭ сүлле кубарылуына китерә.

• ХТ белән бергә ЧПЭ фиброваскуляр кубарылу һәм ретинохориоидаль анастомозлар.

3. ФАГ тулысынча оккультлы ХТ яки минималь классик компонентлы ХТ күренешенә охшаш (рәс. 17.17б).

4. ЯИА арадаш һәм соңгы фазаларда «кайнар» өлкә барлыкка килүне күрсәтә (рәс. 17.17в).

5. Традицион лазерлы фотокоагуляция белән дәвалау еш файдасыз, әмма ФДТ белән бергә интравитреаль триамцинолон кертү байтак уңышлы була ала. Соңгы вакытта тукландыручы артерия һәм китүче венаны тәҗрибә буларак хирургик кисү турында берничә хәбәр барлыкка килде.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел