Рәис Заһидуллин (1972)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәис Заһидуллин (1972) latin yazuında])
Рәис Заһидуллин
Туган телдә исем Рәис Рамазан улы Заһидуллин
Туган 24 май 1972(1972-05-24) (51 яшь)
Казакъ ССР, Караганды өлкәсе, Мичурин районы, Изумрудный
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Е. А. Букетов исемендәге Караганда дәүләт университеты[d]
Һөнәре педагог, министр
Җефет Елена Кошелева
Бүләк һәм премияләре РФ «Ел укытучысы» бәйгесе призы (2002)
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

Рәис Заһидуллин, Рәис Рамазан улы Заһидуллин (1972 елның 24 мае, Казакъ ССР, Караганды өлкәсе, Мичурин районы, Изумрудный) — педагог, Сембер өлкәсе мәгариф һәм фән министры (2016-2017), 2017 елның мартыннан сәләтле балалар белән эшләү буенча «Талант һәм уңыш» федераль фондының «Сириус» белем бирү үзәгенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе. РФ «Ел укытучысы» бәйгесе финалисты (2002). Педагогика фәннәре кандидаты (2003).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 елның 24 маенда Казакъ ССР Караганды өлкәсе Мичурин районы Изумрудный авылында туган. Изумрудный мәктәбен (1989, көмеш медальгә), Е.А. Букетов исемендәге Караганды университетының математика факультетын (1994), И.Н. Ульянов исемендәге Сембер дәүләт педагогия унииверситеты педагогика кафедрасы аспирантурасын (2003) тәмамлаган. 1995 елга кадәр Изумрудный авылы мәктәбендә математика укыта. 1995 елдан Сембер өлкәсенә күчеп кайткан һәм берничә ел Сембер өлкәсе Майна һәм Сембер районнары авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән, 1999 елдан Сембер районы Шумовка мәктәбе директоры вазифасын башкарган[1]. 2002 елдан Сембер агробизнес институтында икътисад укытучысы. 2004 елдан Сембер өлкәсе мәгариф хезмәткәрләренең белемен камилләштерү һәм яңадан әзерләү институтынңда эшли, проректор. 2016 елның апреленнән Сембер өлкәсе мәгърифәт һәм система инновацияләре үзәге башлыгы. 2016 елның декабреннән 2017 елның мартына кадәр (4 ай) Сембер өлкәсе мәгариф һәм фән министры[2]. 2017 елның мартыннан сәләтле балалар белән эшләү буенча «Талант һәм уңыш» федераль фондының «Сириус» белем бирү үзәгенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе[3].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]