Рәис Кашапов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәис Кашапов latin yazuında])
                                                 Рәис Кашапов (1929 - 2017)
          Рәис Габделхак улы Кашапов, инженер - механик 1929 елның 26 мартында Әлмәт районы Чупай авылының урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Чупайда башлангыч мәктәпне, аннары күрше Мәмәт авылында 7 классны тәмамлый.Сугыш елларында  колхозда   эшли,“ Хезмәттәге  батырлык өчен “медале белән бүләкләнә(1946).1947  нче елның март аенда Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәренә юл тота. Анда тау эшләре училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, Прокопьевск шәһәрендәге шахталарның берсендә эшли. Эшләү чорында читтән торып тау техникумын тәмамлый, Әлмәт төзелешендә слесарь булып эшли (1951-1953).Бөгелмә шәһәрендә алты айлык курсларда   укып   кайткач, ул  механик   булып   төзелештә эшен дәвам итә. 1959 нчы елдан Рәис  Кашапов асфальт-бетон заводының җитәкчесе,1963 нче елдан үзәк асфальт-бетон заводына җитәкче.Саратов монтажлау техникумын тәмамлый(1966),Мәскәүнең  Миннефтегазстрой институтында  белемен камилләштерә(1985).1972 нче елдан Алабуга шәһәрендә оешып килгән механикалаштырылган эшләр башкару идарәсендә,1978 нче елдан  Алабуга ремонт-төзү идарәсендә җитәкче.
       Р.Кашапов- Алабуга язучылары берлеге әгъзасы (1985), төбәк язучысы,туган як тарихын өйрәнүче. Шигърият белән яшьтән кызыксына. Иҗатында гарәп-фарсы сүзләрен бик оста һәм урынлы кулланучылардан санала..Аның шигырьләре матбугатта, күмәк җыентыкларда дөнья күрә. (”Яшәрә чал кала”,”Алабугам-яшьлек калам”,”Алабуга миләшләре”, ”Бөек Җиңү бәйрәме”).
        Р.Кашаповның төрле елларда иҗат ителгән китаплары һәм җыентыклары:

”Авылым яме”(1997)-туган авылы Чупай турында тарихи очек;”Чулман язлары” (1997)исемле күмәк җыентыкта хикәяләр,шигырьләр ”Якташларым яктысы”(2000)-хикәяләр,шигырьләр,нәсел шәҗәрәсе; ”Язмышлар кочагында” (2002)- шигырьләр,хикәяләр; “Син дә шагыйрь-мин дә шагыйрь ”(2001); ”Җирсү “(2011)- 3 бүлектән торган шигырьләр.

     Аның шигырьләренә композиторларыбыз Рәис  Нәгыймов һәм Владимир Мироваев иҗат иткән моңлы җырлар барлыкка килә.

Чулманда йөгерек дулкыннар узыша, Агымга жайланып көймәләр чайкала, Шул елга буенда ,син хәзер дан тоткан Дөньяны шаулаткан,гөрләткән чал кала.

     Төбәк язучыбыз Рәис Кашапов  гомеренең соңгы көннәренә  кадәр тынгысыз тормыш белән янды, шәһәребезнең әдәби-мәдәни хәрәкәтенең үзәгендә кайнады, Ул яшенең олыгаюына һәм сәламәтлегенең какшавына да карамастан “Аксакаллар”җәмгыяте ,”Ветераннан советы” әгьзасы булып торды,   башкаларга үрнәк булды. 
Фадаланылган әдәбият:

1.Р.Мингалим “Әдәби түгәрәкләрдә”,”Шәһри Казан"газетасы - 1992 ел. 2.Р.Кашапов”.Язмышлар кочагында.”Алабуга нәшрият йорты- 2002ел. 3.Р.Әхмәтшин”Авылым турында җыр”,”Әлмәт таңнары”газетасы-1999ел 4.Р. Кашапов.”Авылым яме.” Алабуга: Алабуга-1997. 5 . М.Саримова”Иҗат уңышлары юлдаш булсын,”Алабуга нуры”-1998ел.