Рәүф Әбләзев
Рәүф Әбләзев | |
---|---|
Туган | 19 июнь 1935 Камка, Бутурлино районы, Горьки крае, РСФСР, СССР |
Үлгән | 26 декабрь 2019 (84 яшь) Черкасы, Украина |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Нижгар дәүләт технология университеты[d] |
Һөнәре | инженер-конструктор, университет профессоры, менеджер |
Эш бирүче | East European University named after Rauf Ablyazov[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Рәүф Әбләзев (Рәүф Әхмәт улы Әбләзев, 19 июнь 1935, Камка, Бутурлино районы, Горьки крае, РСФСР, СССР — 26 декабрь 2019 (84 яшь), Черкасы, Украина) — конструктор, мәгълүмат эшкәртү системалары гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1987), профессор (1988), Украинаның атказанган фән һәм техника эшлеклесе.
1962 елдан Черкассы шәһәрендә фәнни-тикшеренү һәм педагогик эштә: 1962-1966 елларда Проект-конструкторлык һәм технология институтында, 1966-1985 елларда «Сокол» Үзәк КБда, 1985-1988 елларда «Фотоприбор» заводы, 1992 елдан Көнчыгыш Яурупа икътисад һәм менеҗмент университеты ректоры.
Хезмәтләре фотомәгълүматны тиз эшкәртү ысулларын өйрәнүгә карый. СССР Дәүләт премиясе иясе (1980).[1]