Сада (шәкертләр гимны)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сада (шәкертләр гимны) latin yazuında])
   “Сада” – 1905-1907 елларда мәдрәсә реформасын даулаган шәкертләр тарафыннан уйлап чыгарылган көй-җыр, шәкертләр гимны. 
   Кояш чыкты, нур балыкты
   Тәрәзәдән өйгә аркылды;
   Ятма йоклап, уян, шәкерт,
   Уянырга вакыт җитте...-

дип башланган ул җыр. “Беренче садә”, “Икенче садә” дип аталып йөргән бу җырның көе кемнеке икәне билгесез. Сүзләрен “Мөхәммәдия” шәкертләреннән Гарифҗан Мостафин һәм Муллахмәт Бәдигый язган дип фараз ителә. Җыр башта Казанда, аннан яшерен чыккан “Әль-ихлас” газетасы аша башка төбәкләрдәге мәдрәсәләргә дә тарала.

   Чыганак: 2015-2016 уку елына “Гаилә һәм мәктәп календаре”.