Самавыр (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Самавыр (уен) latin yazuında])
Самовар
Уенчылар саны
10 артык
Уйнау урыны
өй, ишегалды
Физик активлык
түбән

Самавыр — татар балалар драма уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Самавыр » һәм «әби» сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга, аларны «самавыр » ишетмәскә тиеш. Әби «самавыр»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә килә-килә ... шикәр!» — ди.

«Шикәр» акрын гына килеп «самавыр»ның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. «Самавыр » карый, балаларның барысы да баш бармакларын өскә каратып утыра. «Самавыр» кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала «самавыр» була. Белмәсә, «шикәр»гә икенче исем кушылып уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган «самавыр»га җәза бирелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.