Сания Хантимерова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сания Хантимерова
Туган телдә исем Сания Хәсән кызы Хантимерова
Туган 13 февраль 1945(1945-02-13) (72 яшь)
Милләт татар
Һөнәре балерина, педагог

Сания Хәсән кызы Хантимерова 1945 елда туа. Аннан Казан мәктәпләреннән сайлап алынган бер төркем укучылар белән Ленинград хореография училищесына юл тота. Ул бик тырыш бала булып чыга. Казанга инде ул балерина булып кайта. Сания Татар балет сәхнәсендә искиткеч күп гүзәл хатын-кыз образларын иҗат итә. Гүзәлләрдән-гүзәле – татар композиторлары әсәрләрендә: Сөембикә (“Шүрәле”), Сәрви («Су анасы»), Зөһрә (“Зөһрә”), ә классик балетларда – Аккош (“Аккош күле”), Аврора (“Йокыга талган гүзәл”), Жизель (“Жизель”), Сильфида (“Сильфида”), Джульетта (“Ромео һәм Джульетта”) һ.б. Шул ук вакытта талантлы биюче, Ленинградта читтән торып укып, балетмейстер һөнәрен үзләштерә, соңыннан үзе дә биюләр куя башлый. Күпкырлы талант иясе, йомшак табигатьле, кешелекле Сания Хантимерова татар сәнгатен бизәгән йолдызлар арасында якты йолдыз булып балкып тора. Бүгенге көндә Сания Хәсән кызы Казан хореография училищесында укыта, балаларны бию сәнгатенә өйрәтә.