Сарман типография тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарман типография тарихы latin yazuında])

Район газетасы чыгару типография ачылуга да сәбәпче була. Типография күп еллар район газетасы типографиясе дип атала. Анда берничә хәреф җыючы, газетасы басу машинасын әйләндерүче эшли. Нәтиҗәле эш оештыру, аның сыйфатын тәэмин итү өчен, әлбәттә, типография өчен җаваплы булган мөдир кирәк була. Беренче мөдир итеп баш газета басучы Ислам Солтановны билгелиләр. Әмма мөдирлеккә смета буенча акча каралмаган дип, 1938 нче елның 1нче июлендә мөдирлек штаты бетерелә. Шулай да өч айда тагын аерым мөдир итеп шул ук Ислам Солтановны сайлыйлар. Ул бу вазифаны күп еллар намус белән башкара.

   1939 нчы елның 15 нче гыйнварыннан мөдирлекне типографиядә эшләүче Вәҗи Гаделшин алып бара. Ул 1940 нчы елның 10 нчы февралендә хәрби сборга китә. Аның урынына Хәсән Минһаҗев кала. Күп еллар типографиядә мөдирлекне үз эшчеләре арасыннан берәү алып бара.

    1960 еллар башында гына типография үз башына аерым предприятие булып эшли башлый. Район газетасы бетерелеп, газета Минзәләдә чыга башлагач, редакция бинасы тулысынча типографиягә кала. 1963нче елның мартында районда яңа оештырылган ”Ленинчы” газетасы редакция типография бинасындагы шул элекке бүлмәләренә урнаша.

    Типография мөдирләре һәм директорлары булып Җәүһәр Шакирова, Нүрсинә Рәхмәтуллина, Нәҗип Камалетдинов, Риф Тәхабиев, Альбина Яруллина, Роберт Хәйруллин эшлиләр.

1976-1981 елларда типография җитәкчесе булып Альбина Яруллина эшләгән, типографиягә янкорма төзелә. Директор, бухгалтерия өчен аерым бүлмәләр булдырыла. Типография шул чордагы яңа техника белән җиһазландырыла, эшчеләргә уңай шартлар тудыру буенча да күп эш башкарыла. Бу чорда типография республикада алдынгы урыннарга чыга, ел саен диярлек күчмә Кызыл Байракка ия була.

      Типография тарихында Роберт Гыйззәтулла улы Хәйруллин махсус урын тота. Ул монда чирек гасырдан артык эшли. Типографиянең бөтен тузган техникасын ул эшләтеп килә. Бинаның җылылык системасы үзгәртеп корыла, типография газ белән җылытала башлый. 2000 нче елның апрель аенда яңа типтагы газета басу техникасы кайтарыла. ”Сарман” газетасы 0,75 табак күләмендә менә шунда басыла. Типография эшчеләре арасында үз хезмәтен яратып башкаручы, күп еллар шунда эшләгән байтак кеше бар. Хәсән Минһаҗев, Газиз Нурыев, Гамирҗан Фәретдинов, Бари Галиев, Нурдидә Әхмәтшина, Гөлҗиһан Минһаҗева, Сорур Шәйхелисламова, Тәбрия Уразаева, Нурҗамал Галимҗанова-Фәретдинова, Хөршидә Бадыйкова, Гөлсинә Галимҗанова, Бәһиҗә Хайруллина, Мәдинә Хәсәншина-Нәҗметдинова, Сәмига Шәрәфетдинова, Мәхтүмә Кәрамова, Бибиҗиһан Вилданова, Минҗиһан Талыйпова, Люция Галиева, Рәзинә Хәертдинова, Фәһимә Хәйруллина, Рево Мортазин, Фатыйх Шәрәфетдинов, игезәкләр Рамил, Раил Зариповлар һәм башка дистәләгән эшчеләр - әнә шундыйлардан.

Чыганак: Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. - Казан: Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте, 2020. - 384 б.