Әстерхан татар педагогия укуханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әстерхан татар педагогия укуханәсе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әстерхан татар педагогия укуханәсе
Элеккеге исемнәр Сарытау татар педагогия укуханәсе
Нигезләү елы 1927
Ябылу елы 1954
Урын РСФСР байрагы Әстерхан

Әстерхан татар педагогия укуханәсе — Әстерхан шәһәрендә урнашкан булган уку йорты.

1927 елда Сарытау шәһәрендә Сарытау татар педагогия укуханәсе буларак ачылган,[1] ә 1931 елда РСФСР Халык мәгарифе комитеты карары белән Әстерханга күчерелгән. Шул ук, 1927—1931 елларда, Әстерхан педукуханәсендә татар бүлекчәсе эшләгән булган. Мөстәкәйль уку йорты буларак 1943 елга кадәр булган — ул Әстерхан педукуханәсе составына татар бүлекчәсе буларак кертеләгән һәм бүлек булып 1954 елга кадәр сакланып калган.

1954 елда, татар мәктәпләре өчен кадрлар хәзерләвенә ихтыяҗ кимү сылтавы белән 1954 елның 1 гыйнварыннан соң бүлек юкка чыгарыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]