Сезар премиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сезар премиясе latin yazuında])

«Сеза́р» (фр. César) — Франциянең кинематограф өлкәсендә милли премиясе. 1975 елдан башлап Кинематография сәнгате һәм техника академиясе тарафыннан бүләк ителә. Премия атамасы француз сынчысы Сезар Бальдаччини хөрмәтенә бирелә.

Премияне тапшыру тантанасы ел саен, февраль аенда «Шатле» театрында уза.

Төп номинацияләр түбәндәгеннән гыйбарәт:

  • Иң яхшы фильм
  • Иң яхшы режиссер эше
  • Иң яхшы актер
  • Иң яхшы актриса
  • Иң яхшы дебют
  • Иң яхшы икенче пландагы актер
  • Иң яхшы икенче пландагы актриса
  • Чит телдә иң яхшы фильм
  • Иң яхшы оригиналь сценарий яки адаптация

Тарихта иң күп «Сезар» премиясен 2 фильм алган: «Соңгы метро» (1980) һәм «Сирано де Бержерак» (1990). Алар унышар номинациядә җиңү яулыйлар. Шушы ике фильмда да төп рольне Жерар Депардье башкара.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]