Сепсис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сепсис latin yazuında])
Сепсис
Саклык белгечлеге инфектология[d]
Симптомнар remittent fever[d], озноб[d] һәм Перемежающаяся лихорадка[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару цефтриаксон[d][1], mezlocillin[d][1], nafcillin[d][1], Цефепим[d][1], cefotetan[d][1], Оксациллин[d][1], ticarcillin[d][1], Амикацин[d][1], азтреонам[d][1], имипенем[d][1], Гентамицин[1], Цефотаксим[d][1], ceftizoxime[d][1], ertapenem[d][1], piperacillin[d][1], drotrecogin alfa[d][1], Цефтазидим[d][1] һәм Цефокситин[d][1]
Риск факторы инфекция[d][2]
Схематик иллюстрациясе
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/sepsis[3]
ICPC 2 идентификаторы A78
 Сепсис Викиҗыентыкта

Организмның канга микроблар кереп йогышлануы — сепсис авыруына китерә. Сепсис авыруы булганда микроблар кан белән барлык организмга , һәм тукымаларга тарала. Сепсис төрле микроблар: стафилококк, стрептококк, пневмококк, эчәк таякчылары тәэсирендә барлыкка килә, димәк, бу авыруга бер төрле генә микроб китерә дип әйтеп булмый. Сепсис — бик куркыныч авыру, бигрәк тә яңа туган балалар өчен, чөнки ул тиз арада үлемгә китерергә мөмкин. Шунысы сөенечле, хәзер бу авыру бик сирәк очрый. Ләкин шулай да онытмаска кирәк: яңа туган балалар инфекциягә бик тиз бирешүчән була. Сабыйның организмына инфекция кендек ярасы аркылы керергә мөмкин. Аннан кала лайлалы тышчадагы яралар, ялкынсынган, сыдырылган урын­ нар микроблар керү капкасы булып тора. Микроблар шулай ук эчәклектән лимфа юллары аша бар организмга тарала ала. Шулай ук үпкәләрдәге эренле ялкынсынулар да сепсиска китерә. Карындыктагы йогышланган туым суы, бала табу йортындагы персо­ налның пычрак куллары, пычрак савыт-саба, бала чүпрәкләренең, кирәк-яракларның тиешенчә чистартылмавы, әнисенең мастит авыруы (сөт бизе ялкынсыну), ана кулындагы эренле яралар яңа туган балага куркыныч гудыручылар булып тора. Авыруның клиник картинасы төрлечә. Сепсиска мондый күренеш хас: сабый тынычсызлана, күкрәктән баш тарта, ашаганын кикереп чыгара, коса. Аның эче кабара. Бик еш сыек тәрәт булып тора. Температурасы 39-40 градуска җитә. Бизгәк тоту булмаска мөмкин. Талак һәм бавыр үсә. Баланын авырлыгы артмый яки ул кими башлый. Авыр очракларда тәнгә сары төшә. Канда тромбоцитлар кими, лейкоцитлар сул якка арта, азканлылык барлык­ ка килә, СОЭ тизләшә. Беркадәр вакыттан соң органнарда эренле процесслар башлана: эренле остеомиелит, тире абсцессы, үпкәләр абсцессы, эренле плев­ рит, перикардит, перитонит, менингит, отит, энтероколит авырулары кебек катлауланулар булырга мөмкин. Авыруның киләчәге инфекциянең күпме булуына, көчлелегенә, бала организмының реактивлыгына, дәвалауның үз вакытында һәм дөрес алып барылуына бәйләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]