Сидек системасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сидек системасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сидек системасы
Сурәт
Анатомик структурасының үсеше развитие почечной системы[d]
3D-модель
NCI Thesaurus идентификаторы C12413
Commons-logo.svg Сидек системасы Викиҗыентыкта
Сидек системасы
Өлеш Мочеполовая система[d] һәм Выделительная система[d]
Идентификаторлар
TA A08.0.00.000
FMA 7159

·       Сидек системасы (sistema urinaria) – организмда сидекнең (бәвелнең) барлыкка килүен һәм аның чыгаруын тәэмин итүче әгъзалар җыелмасы.

·       Сидек системасы әгъзаларына керә:

o   Бөер - сидекне ясаучы, парлы әгъза.

o   Сидек юлы - бөердән сидек куыгына бәвелне чыгаручы парлы әгъза.

o   Сидек куыгы - сидек өчен резервуар.

o   Сидек чыгару юлы бәвелне сидек куыгыннан тышка чыгара (ирләрдә бәвел һәм сперманы чыгара).

Организмнан чыгарыла торган матдәләрнең 70 % ы бөерләр аша уза. Алар организмны аксым алмашының соңгы продуктлары — креатинин, сидекчә (мочевина), сидек кислотасыннан арындыра. Бөерләр организмны артык сыеклыктан, тозлардан, канны чит матдәләрдән чистарта. Организмнан ; чыгып китә торган сидекнең 95%ы судан, ә 5 %ы анда эрегән шлаклардан торуы билгеле.

Бөернең уртача авырлыгы 120-200 г тирәсе, озынлыгы гадәттә 10-12 см, киңлеге 6 см, калынлыгы 3-4 сантиметр. Алар корсак куышлыгына ышанычлы яшерелгән.

Бөер зарарлы матдәләр белән нефроннар (умырткалы хайван бөеренең < төп структур-функциональ берәмлеге) ярдәмендә «көрәшә». Организмнан сидек күбрәк аерылып чыккан саен, кан ныграк куера, сидек аз бүленеп чыкканда, кан сыеклана. Кан күләме тамырлар басымына бәйле. Димәк, бөерләр кан басымын көйли дип әйтергә дә була. Әгәр басым : төшеп китсә, беренчел сидек фильтр аша уза алмый, ә басым күтәрелеп киткәндә, артык йөкләнештән нефроннар сафтан чыга башлый. Бөерләр басымны ренин дип аталган гормон ярдәмендә күтәрәләр һәм төшерәләр һәм ренинны үзләре үк эшләп чыгаралар.

Бөерләрдән чыккан икенчел сидек бөер касәсенә (чашечка) һәм ла­ канчыгына (лоханка) эләгә. Лаканчыктан соң сидек юлы (мочеточник) башлана. 30 см тирәсе озынлыктагы, 4 мм дан 15 мм га кадәр киңлектәге торбачык ул. Сидек бу торбачыклар буйлап сидек куыгына агып чыга.

Бөерләр сидек юлларыннан югары торсалар да, сидек торбадан түбәнгә таба аккан кебек кенә ага алмый, чөнки кешенең гәүдә торышы төрлечә булып, кайвакыт бөерләр түбәнрәк тә булып кала. Сидек җыелып тормас өчен табигать сидек юлы диварларын шома мускуллар катламыннан төзегән, аның насос кебек эшләвен җайлаган. Шома мускуллар тараеп һәм киңәеп сидекне алга таба куа, шунлыктан сидек юлда тукталып кала алмый.

Сидек куыгы — организмның соңрак чыгару өчен сидекне җыя торган резервуары. Әгәр бәвел организмнан тамчылап чыгып торса, кеше өчен бик начар, уңайсыз булыр иде. Олы кешенең сидек куыгы 0,5 литр сидек сыйдыра. Стенкаларының резина кебек киңәю үзлеге булу аркасында, ул сидекне шулай күп сыйдыра ала.

Бәвелне тышка чыгу юлы сидек чыгару каналы аша бара. Хатын-кызларда ул кыска — 3-3,5 см булса, ир-атларда 18 см га җитәргә мөмкин. Аермалык тагын шунда: ирләрнең сидек чыгару каналы орлык чыгару өчен дә хезмәт итә.

Организмның сидектән котылу процессы катлаулы — аны үзәк нерв системасы контрольдә тота. Кешенең сидек куыгына 230-300 мл сидек җыелгач, аның стенкасындагы яшерен рецептор-күзәнәкләр арка миенә сигнал җибәрә. Сигналның кая килүе кешенең яшенә бәйле. Кечкенә балаларда сидек чыгару процессын арка мие контрольдә тотканга күрә, алар сидекне тота алмыйча, бик еш асларын юешләтә. Зурларда бу процесс белән баш мие «җитәкчелек» итә. Шуның өчен алар сидек чыгаруны туктатып тора алалар. Гадәттә ас юешләтү балаларда ике яшьләргә кадәр күзәтелә, аннан соң аларның күбесе сидек чыгуны контрольдә тота башлый.

Кайвакыт бик нык курыкканда, сидек чыгаручы каналның мускул «капкачы» ачылып китә һәм бәвел тышка атылып чыга, бу күренешне . халыкта «куркудан ыштанга җибәрү» дип тә атыйлар.

Тату «әшнәлек»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кеше организмында бүлеп чыгару органнары тату яшәргә тырыша, кискен очракларда алар бер-берсенә ярдәм итәләр.

Кирәк булганда, кеше ихтыярын туплап, сидек куыгын бушатуны тыеп тора ала. Бу бик кыен түгел: бөерләр ике, ә сидек чыгаручы канал бер генә.

Сидек чыгуны туктатып тору өчен, сидек чыгару каналының мускулы кыскару да җитә, ә менә тир бүлеп чыгаручы 202,5 млн тир бизләренә «сакчылар» куеп булмый. Шуның өчен тире су һәм шлакларны үзенә кирәк булган режим буенча чыгарып тора. Ә аңа тәүлегенә 700-1000 мл тир, аның белән бергә креатинин, сидекчә, сидек кислотасын, органик тозларны чыгарырга кирәк. Физиологик яктан караганда, тир—сидекнең бертуганы.

Бүленеп чыккан тир составы буенча сидек кебек, тик аның концентрациясе 10 тапкыр диярлек азрак.

Тире сулый. Ул кислород йотып, углекислый газ чыгара. Газның 1 % ы организмнан тире аркылы, ә 99 % ы үпкәләр аша бүленеп чыга. Углекислый газдан арыну — җитди мәсьәлә, чөнки һәр минут саен организмда 200 мл (бер стакан) углекислый газ ясалып тора. Шуның өчен үпкәләр канны газдан арындырып кына калмыйча, тышка да чыгарып җибәрәләр. Сулыш чыгарганда һәр кеше 400 мл га якын су да бүлеп чыгара.

Бавыр да бүлеп чыгаручы органнар исәбенә керүче әгъза. Ул организм өчен куркыныч тудырган матдәләрне кан агымыннан тотып ала. Бер тәүлек эчендә бавыр аша 2 мең литрга якын кан уза; башкача әйткәндә, һәрбер кан тамчысы тәүлек дәвамында бавырда 300-400 тапкыр була. Бавырга махсус капка венасы — ашказаны, ашказаны асты бизе, талак, эчәклектән кан китерүче вена тоташа.

Ашказаны-эчәк трактында ризык эшкәртелгәндә, аксым алмашының куркыныч продуктлары барлыкка килә, ә талакта яраксыз хәлгә килгән эритроцитлар җимерелә һәм организмга зыянлы матдә—билирубин хасил була. Бавыр зарарлы матдәләрне эшкәртеп, организм өчен куркынычсыз итә. Ләкин калдык-постыкларны организмнан чыгарырга кирәк бит әле.

Бу мәсьәләдә үт булыша. Ул үт куыгыннан эчәклеккә чыга һәм аны ярсыта, нәтиҗәдә эчәк кыскарып, үзләштерелмәгән калдыкларны туры эчәккә озата. Шулай итеп бавыр канны да, эчәклекне дә чистарта.

Үзләштерелмәгән калдыклардан котылу — туры эчәкнең бурычы. Аны борынгы Рим табибы Клавдий Гален туры эчәк дип атаган. Бу эчәк туры булмаса да, соңыннан табиблар ялгышлыкны төзәтеп тормаганнар. Туры эчәктә эшкәртелү бармый, анда тизәк массалары җыела һәм организмнан чыгып китү «чиратына баса». Тизәк бервакытта да чиста матдә дип исәпләнмәгән һәм бу нигезсез дә түгел — анда үзләштерелмәгән ризык калдыклары гына түгел, эчәклекнең түбәнге өлешендә яшәгән бактерияләр, үт белән кергән агулы матдәләр дә бар. Тизәкнең караңгы төсе анда булган зарарлы матдә стеркобилин (тизәкнең төп пигменты) булуыннан килә.

Бу гемоглобин һәм билирубинның эчәклектә үзгәргән соңгы продукты.

Мондый зарарлы «коктейль»гә кеше организмында урын юк, югыйсә авырулардан котылып булмас иде.

Тизәктән котылу процессын да табигать сидек куыгындагы кебек, контрольдә тотарлык итеп ясаган. Туры эчәк тулганда, тәрәт итәсе килә. Кечкенә балалар, арка мие боерыгы буенча туры эчәкне тизәктән арындыра. Балага ике яшь тулганнан соң, туры эчәкнең соңгы бүлегендәге арт юл бөреше (сфинктер) баш мие боерыгы белән генә ачыла.

Тизәк чыгып китү өчен, баш миеннән килгән сигнал гына җитми, тизәкне этеп чыгару өчен, корсак һәм юан эчәк прессының бергә басым ясавы да ; кирәк.

Кеше углекислый газны минутына 15-20 тапкыр сулыш белән чыгара.

Тир даими рәвештә чыгып тора. Ә менә сидек белән тизәктән котылуны махсус урыннарда гына башкарырга ярый.

Кешеләрнең күбесе тизәктән көнгә бер тапкыр арына. Калдыкларның уртача авырлыгы 150 г була, бер айга 4,5 кг, бер елга 54 кг га җитә. Тормыш дәверендә кеше 4 тоннага якын тизәк бүлеп чыгара.

Сидек куыгының да тормышы бик киеренке. Кеше кече йомышны көненә 4-5 тапкыр башкара. Бөерләр бер айга 45 литр сидек ясый, бер елга 540 л, тормыш дәверендә 43 мең литр тирәсе сидек бүленеп чыга.

Күргәнегезчә, бүлеп чыгару органнары бер-берсенә ярдәм итәргә тырыша. Бөерләр сафтан чыкса, тир бизләре бик интенсив эшли башлый.

Бавырлар җиткелексезлеге барлыкка килсә, үпкәләр ярдәмгә килә. Әгәр бавыр канны билирубиннан чистарта алмаса, бөерләр сидек белән аны тышка чыгара. Органнарның шулай ярдәмләшеп хезмәт итүе аларның бердәмлеген күрсәтә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.