Сизү органнары системасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сизү органнары системасы latin yazuında])

Сизү органнары кешегә үзен чолгап алган тирә-юньне кабул итәргә, өйрәнергә, күрергә мөмкинлек бирә. Күз күрә. Колак ишетә. Борын сизә. Тел тәм тоя. Тән тиресе кагылуны сиземли. Әйдәгез, шуларны карап китик әле.

Формасы буенча күз шарны хәтерләтә, шуңа күрә аны кайвакыт күз | алмасы дип тә йөртәләр. Күзнең диаметры — 2,5 см, авырлыгы 7-8 г якын, стенкалары баш сөяге белән чикләнә. Күз чокыры стенкаларыннан 6 мускул чыга, алар күз алмасына беркетелә һәм аның хәрәкәте белән идарә итә. Шуның нәтиҗәсенәдә кешенең алгы тулы күрү почмагы 125 градус була. Күзне хәрәкәтләндерү системасында тайпылыш килеп чыкканда, , кылый күзлелек формалаша.

Күзне ян яклардан һәм арттан күз чокыры, ә алгы яктан җәелгән конъ- ; юнктива һәм күз кабаклары саклый. Конъюнктива мөгез-пәрдәдән кала бар алгы якны каплый.

Күз кечкенә фотоаппаратка охшаган. Көзгегә карагач, күз уртасында кечерәк кенә кара түгәрәк күрәбез .Бу—күз бәбәге (зрачок). Бәбәк тишеме аша яктылык нурлары үтә һәм күзнең эчке як өслегендә күз алдыбыздагы : әйбернең кечкенә сүрәте барлыкка килә.

Табигать күрү органын тырышып саклый. Кашлар маңгайдан агып төшкән тирне күзгә керүдән, керфекләр белән күз кабагы кардан, тузаннан, яңгырдан саклыйлар. Күз кабагының эчке ягы яшьләнеп, ачылып-йомьи i ып торганда, алар күзгә эләккән тузанны берөзлексез юып төшереп торалар.

Күзнең берәр әйбергә төртелү куркынычы туса, без уйлаганчы ук, күз , кабагы йомылып өлгерә. Кеше даими рәвештә «елап» тора, моның өчен ; күз чокырының тышкы ягында яшь ясаучы биз бар, ул көн буена 1 мл га якын яшь эшләп чыгара. Күз яше үтә күренмәле, аның составында аз гына тоз һәм аксым бар. Күз сыекчасы күз өстенә эләккән авыруга китерүче микроорганизмнарны юк итәргә булыша. Кеше көн саен 11500 тапкыр j күзен кыса.

Күз сыекчасы эчке почмакка җыелып тормас өчен, борын куышлыгына махсус борын-яшь юлы чыга. Хатын-кызларның ирләргә караганда 4 тапкыр артыграк елаулары билгеле. Тик мәсьәлә хатын-кызларның күңеле , нечкә булуда түгел, ә каннарында сөт ясата торган гормон — пролактин ; булудан, ә ул гормон күз яше ясалуга да җавап бирә. Шул сәбәпле хатын- < кызларның күзе ешрак юешләнә дигән фикер бар.

Ике күз кабагында да 80 шәр керфек, үсеп коелыр өчен табигать тарафыннан аларның һәрберсенә 100 көн вакыт бирелгән, шулай итеп кеше ( тормышында 83-93 мең тирәсе керфек алышына.

Без колак белән ишетәбез. Башның сул һәм уң якларына урнашкан колак ; яфраклары тавышның кайсы яктан килгәнен аңларга ярдәм итә. Колак s яфрагы уртасында кечкенә генә тишек бар. Тавыш аның аша колак эченә керә дә туктап кала. Юка гына сизгер колак пәрдәсе тавышны тоткарлап тора. Тавыш аны тирбәндерә һәм колак пәрдәсе бу тирбәнешне урта колакка тапшыра. Тик әле ул берни ишетми. Анда тавыш бик кечкенә өч сөякне — чүкеч, сандал (наковальня) һәм өзәңге (стремя) сөякне генә тирбәндерә.

Алар бу тирбәнешне эчке колакка тутырган сыеклыкка тапшыра. Менә шул сыеклык теләсә нинди тавышны кабул итә һәм аны баш миенә тапшыра.

Эчке колак бер үк вакытта ишетү һәм тигезлек тойгысын сизү системасы булып тора. Ишетү органы бормача (улитка) дип атала. Дөрестән дә ул моллюскка охшаган, кабырчык кебек 2,5 әйләнеш бөтерелгән. Сөяк лабиринт эчендә ярылы лабиринт бар. Алар икесе дә сыекча белән тулган; өзәңге сөякнең лабиринтка керә торган юлны каплаган тәрәзәгә сугуы, аның тирбәлешен барлыкка китерә. Ярылы лабиринт эчендә бормача бөтеркәләре озынлыгы буенча биш рәт неп-нечкә чәчләре булган (һәр күзәнәктә 60-70) күзәнәкләр сузыла. Бу — чәчле ишетү кәзәнәкләре; бер бормачада алар 24 меңгә якын.

Аскы яклары белән чәчле күзәнәкләр аерым җепселләрдән торган, арфага охшаган мембранага тоташа. Менә шул «арфа»ның музыкасын баш мие ишетә дә инде. Бормача сыекчасының тирбәнүе капламлы мембранага бирелә һәм анда электр импульслары барлыкка килә. Ишетү нервы бу импульсларны җыя һәм чигә өлкәсендәге баш мие кабыгына тапшыра. Ишетү нервында 35 мең нерв җепселләре бар, шуңа күрә ул баш миенә дөньядагы барча ешлык гаммаларын җиткерә ала.

Ишетү начарланганда, махсус ишетү аппараты ярдәмгә килә. Аның эше тавыш тирбәлешен турыдан-туры чигә сөягенә, ә аннан ишетү нервысының очларына тапшыруга нигезләнгән. Бу эффектны һәркем үзендә сынап карый ала: аз гына яңгыраган камертонны башка куеп тыңласаң, тавышның көчлерәк килгәнен ишетергә була.

Исне борын сизә. Ис сизү мәйданы 3 см2, ә анда 200 млн га якын «исни» торган күзәнәкләр ята. Күзәнәкләрнең борын куышлыгына карап торган ягында лайла белән капланган үсентеләре бар. Ис чыгарган молекулалар бу лайлада эри. һәр ис сизә торган рецептор-күзәнәкнең нигезендәге үсенте нерв җепселе белән тоташа. Ис сизә торган күзәнәктән баш миенә кадәр ара ерак түгел, шуңа күрә анда баручы нерв җепселләре бер-берсе белән тоташмаган, ә 15-20 җеп рәвешендә югарыга күтәрелеп, борын куышлыгының җыентыгы аша баш сөяге эченә керәләр. Алар монда баш мие вәкилләре — сул һәм уң сизү суганчаларына тоташа, чөнки сизү анализаторының югары бүлеге баш миендәге чигә өлкәсенең сул һәм уң ягына урнашкан.

Берәр әйберне иснәп карарга теләсәк, без борын тишекләрен киереп сулыйбыз, һава борын эченә эләгә, аның борылмалы каналлары аша уза һәм борынның эчке ягын каплаган сизгер нокталарга ис турында хәбәр итә. Шушы нокталар инде мәгълүматларны мигә тапшыра. Шулай булгач, борын — бер үк вакытта фильтр да, җылытучы һәм сакчы орган да.

Кеше 9 группа исне сизә: җиләк-җимеш исләре (эфирлылар); камфаралы (миндаль яки ароматлылар); чәчәк исләре (хуш исле); мускуслы исләр (амброзияле исләр); борычлылар (аларны хлорлы һәм күкертле дип тә йөртәләр); көйгән исләр; май һәм тир исләре; сасы (җирәнгеч); тизәк исләре (черегән, косасын китерүче исләр).

Кешеләр исләрне җылы, дымлы һавада яхшырак сизә. Хатын-кызларның ирләргә караганда исләрне көчлерәк сизүе билгеле. Бала дөньяга килгәч тә, иң әүвәл сөт исен сизә; ул исне әнисенә охшата һәм тынычлану той­ гысы кичерә. Үсә төшкәч, һәркемдә күңелгә ятышлы һәм ятышсыз исләр барлыкка килә. Безнең көннәрдә исләр белән кайбер авыруларны дәвалый­ лар, бу ароматерапия дип атала. Хәер, исләргә бик күп нәрсәләр — күңел күтәренкелеге, хәл-әхвәл, хәтта каршы җенес вәкилләре арасында уңыш яулау мөмкинлеге дә бәйләнгән булуын кем дә белә торгандыр.

Борын эчендәге борылмалы каналларны бик кечкенә төкләр каплап алган. Ул төкләр, җилдә селкенеп торган үлән кебек, берөзлексез тирбәнеп тора һәм һава белән эләккән тузан бөртекләре аларга ябышып кала.

Тузанлы юлдан кайтып кергәч, борын эчегезне кулъяулык белән сөртеп карагыз әле. Яулыкның каралуыннан бу «фильтр»ның күпме тузан тотканын һәм аны үпкәләргә уздырмавын күрерсез. Ә ничек җылыта дисезме? Борынның эчке ягы кан тамырларына бай лайлалы тышча белән капланган. Алар аша җылы кан ага. Шуңа күрә борынның тар каналларында мичтәге кебек кызу. Ул каналларда иң салкын һава да җылынып өлгерә.

Менә шул рәвешле безне борын еш салкын тиюдән дә саклый.

Ә хәзер борынның ни өчен организмның сакчысы дип аталуы хакында берничә сүз. Борынның лайлалы тышчасы кан тамырларына бай булуын югарыда искә алдык. Шуңа күрә аның күләме үзгәреп тора: кан тамырлары кысылганда, лайлалы тышча да кысыла. Шул чакта борын тишекләре 1 киң булып ачыла да кеше борыны белән җиңел һәм иркен сулый. Иртән иртүк кырга, урманга чыксагыз, диңгез буена төшсәгез, сулыш алуның ’ җиңеллеген сизәрсез. Киресенчә дә була: кан тамырлары киңәя, борынның ; лайлалы тышчасы да, киңәеп, борын юлларын каплый. Организмга һава - керү кыенлаша. Бу, гадәттә, кеше тынчу бүлмәгә килеп кергәндә сизелә.

Тәм тою органы — тел. Тел күп санлы бик кечкенә тәм сизү имчәкләре белән капланган, алар авызга ачы яки татлы, тозлы яки тозсыз әйбер эләккәнен тоялар һәм шунда ук мигә хәбәр итәләр, һәрбер тәм тою ' рецепторы 10-15 сизгер күзәнәктән тора; ал ар бергәләшеп тәм төерен хасил итә. Балаларның тәм төере зурларныкына караганда яхшырак төзелгән.

Бәлки шуңадыр да балалар ризыкка нәзберек була.

Бит нервы, гизүче нерв, тел-йоткылык нервлары бик җаваплы эш башкаралар, алар баш миенең чигә бүлегендәге югары тәм сизү бүлегенә ; безнең авызга нинди тәмдәге ризык керүе турындагы хәбәрне җиткерәләр.

Кеше үз авызында нәрсә булганын һәрвакыт белеп торырга тиеш, шуның өчен тәм төеренең сизгерлеге бик көчле. Мәсәлән, шикәр тәмен белү өчен, суда 0,5 % шикәр булуы, тоз тәмен сизү өчен — 0,25 % тоз, әче тәмне аеру өчен — 0,02 % әче матдә, кислотаны сизү өчен—0,01 % кислота булу җитә.

Баллы, тозлы, әче, яндыргыч — дүрт төп тәмне безнең тел бик яхшы сизә.

Татлы, ачы, әче, тозлы тәм рецепция зоналары

Тел очы татлы әйбергә аеруча сизгер. Туңдырмага телеңне тидереп алуга, аның тәмен беләсең. Телнең ал ян өлешләре тозлы, арт яннары лимон кебек әче, төбе борыч кебек ачы нәрсәне тиз тоя.

Тел дә — сакчы органнарның берсе. Ялгыш кына кабылган тәмсез яки сасыган ризыкны тел шундук сизә һәм, без, уйлап та тормыйча, авызга кергән зарарлы нәрсәне төкереп ташлыйбыз.

Тире — бишенче сизү органы. Мондый сизү булмаса, кул-аягыбыз киселгән, пешкән көенчә йөри бирер идек. Кайнар әйбергә кагылганны тире хәбәр иткәч, без шундук кулыбызны тартып алабыз.

Кеше тиресендә 2 млн күзәнәк-рецепторлар бар. Иң күбе — авырту сизүче рецепторлар — алар 1,5 млн нан артык. Болар организмның иң гади сизү I күзәнәкләре: нерв җепселе очы тире күзәнәкләре арасына тармакларын чы­ гара һәм ярсыткычларны кабул итә. Авырту рецепторлары бик тиз хәбәр бирә: анда импульс барлыкка килү өчен бик аз (барлыгы 0,9 с) вакыт кирәк.

Җылыны яисә салкынны сизү өчен—0,16 с, тиеп сизү өчен 0,12 с вакыт кирәк.

Табигать кеше гәүдәсенә сизгер нерв очларын бик акыллы урнаштырган.

Тиренең бар участоклары да бер төрле сизми. Гәүдәдә авыртуны бик аз сизә торган участоклар, мәсәлән, яңаклар бар, ә менә хәрәкәт итә торган а органнарда алар күбрәк, бу урыннарда яралану куркынычы да зуррак, шуңа күрә сизгерлек тә югарырак.

Кеше организмында иң сизгер орган булып тел исәпләнә, аннан кала уч төбе, бармак битләре дә төрле ярсыткычларга бик сизгер.