Синоптофор

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Синоптофор latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Синоптофор кылыйлык почмагын кайтара һәм этәргечләр белән ике күзгә дә эләгергә булыша (рәс. 20.28а). Җиһазны ачык кылыйлыкта бинокуляр сәләтнең потенциалын тикшерү өчен кулланырга мөмкин, аеруча 3 яшьтән алып кечкенә балаларда, ул чакта аларга тикшерү ошый башлый. Өстәвенә синоптофор ярдәмендә супрессия һәм ЧАК ачыклап була. Җиһаз туры почмакта урнашкан һәм һәр күз өчен +6,5 дптр линзалы көзге белән ике цилиндрлы көпшәдән тора (рәс. 20.28б, өстә). Бу 6 м ераклыкта сынауга охшаш оптик шартлар ясарга мөмкинлек бирә. Рәсемнәрне һәр көпшәнең тышкы ягындагы слайд урынына кертәләр. Көпшәләр баганаларга таяна, алар рәсемнәргә бер-берсенә карата күченергә мөмкинлек бирә; барлык көйләүләр шкалада билгеләнгән. Синоптофор бер үк вакытта ятма, асма һәм торсион тайпылышларны үлчәргә мөмкинлек бирә һәм хирургик катнашу ысулы турында карарны кабул итү буенча файдалы, чөнки карашның кырыйдагы торышларда төрле халәтләрен бәяләргә мөмкинлек бирә.

Бинокуляр күрү градациясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Синоптофор белән алынган мәгълүмат буенча бинокуляр күрүне түбәндәге рәвештә төркемлиләр (рәс. 20.28б, аста).

1.    Беренче дәрәҗә (бер үк вакытта тою). Тикшерелгәнгә ике төрле, ләкин капма-каршы булмаган рәсемнәр, мәсәлән кошлар һәм читлекләр күрсәтәләр. Авыруга җиһаз башын күчереп кошны читлеккә урнаштырырга тәкъдим итәләр. Ике рәсем бер үк вакытта күренмәсә, супрессия була. Ике күз челтәркатлавының ниндидер мәгънәдә «ярышуы» күзәтелә, тик рәсемнең берсе кечерәк булса да; шулай итеп кечерәк сурәт фовеага проекцияләнә, ә зуррагы — парафовеага (һәм, димәк, тайпылган күз алдында урнаша). Фовеаль диапозитивлар кушылуы мөмкин булмаса, эрерәк макуляр һәм парамакуляр диапозитлар кулланалар.

2.     Икенче дәрәҗә(фузия). Берьюлы тоюның диапозитивларның кушылуы булса, чагылмаган үзлеге белән аерылган ике охшаш рәсемнән ике күзнең бердәм рәсемне (сенсорлы фузия) тәшкил итү сәләтен бәяләүче чираттагы стадиягә күчәләр. Ике куян белән рәсем классик мисал санала (кара рәс. 20.28б). Фузия булу тикшерелгәнгә куянны койрык һәм чәчәк букеты белән күрергә мөмкинлек бирә. Фузион резервларны (хәрәкәтле фузия) фузиягә булышкан күзнең конвергенция һәм дивергенциясенә китереп синоптофор башын күчергәндә бәялиләр. Фузион резервсыз гади фузиянең булуы көндәлек тормышта югары бәягә ия түгел (үзара кушылу буларак карала).

3. Өченче дәрәҗә (стереопсис) — төрле почмакта ясалган бер әйбернең ике сурәтенең бер-берсенә кушылу юлы белән тирәнлекне тоеп алу сәләте. Өч үлчәнештә кабул ителгән чиләк классик мисал буларак санала.

Челтәркатлауның аномаль корреспонденциясен ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКС синоптофор ярдәмендә түбәндәге рәвештә ачыклыйлар:

а)      диапозитивлар бер үк вакытта тоюга кушылгандагы почмак тайпылышның субъектив почмагы санала. Тикшерүче ике күзнең фовеасына чиратлап теге яки бу яктылыкны төшереп һәм көйләү хәрәкәтләре туктаганчы тайпылган күз алдында диапозитивны күчереп күрсәткәндә кылыйлыкның объектив почмагын билгели;

б)      кылыйлыкның объектив һәм субъектив почмагы туры килсә, ЧАК гадәти була;

б)      кылыйлыкның объектив һәм субъектив почмагы туры килмәсә, ЧАК бар; Почмакларда градуслар аермасы аномалия почмагы дип атыйлар. Объектив почмак аномалия почмагына туры килсә ЧАК төзек була, объектив почмак аномалия почмагыннан артса ЧАК төзек булмый. Ирекле аралык бинокуляр җавапларның демонстрациясе төзек ЧАК гына мөмкин; төзек булмаган формада җайлашу кимрәк яки сынау артефактлары була ала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.