Сокол (конструкторлык бюросы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сокол (конструкторлык бюросы) latin yazuında])
Сокол
Тармак авиация сәнәгате[d]
Нигезләнү датасы 1959
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Михаил Симонов
Рәсми веб-сайт okbsimonova.ru

«М. П. Симонов исемендәге тәҗрибә-конструкторлык бюросы» фәнни-җитештерү берләшмәсе ААҖРоссия предприятиеләренең берсе, ул Казан шәһәренең Каравай микрорайонында урнашкан. 1959 елда нигез салына. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре булып пилотсыз авиация комплексларын эшләү һәм техник эксплуатацияләү, кече калдык техник ресурсы булган серияле очкычлар базасында һава мишеньнәрен эшләү, Су-30МК, МиГ-29 тибындагы, С-300, С-400 һәм башка серияле самолетларны җитештерү, эшләнгән техникага регламентлы хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау тора, моннан тыш төп юнәлешләргә пилотсыз очу аппаратларын җитештерү һәм ремонтлау, фәнни-тикшеренү эшчәнлек, авиация техникасы үрнәкләрен сынау керә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оешмага 1959 елда Казан авиация институты һәм 22нче Казан авиация заводы студентлар тәҗрибә-конструкторлык бюросы базасында нигез салына.[1]

1960 еллар уртасында аппаратура комплекты белән берлектә төшерелә торган Союз аппаратының тулы макеты әзерләнә.

1969 елда М-19 самолетларын эшләү һәм җитештерү, 1970 елда М-17 мишеньнәрен чыгару башлана. 1970 еллардан авиация мишеньнәре чыгару предприятиенең төп юнәлеше була. 1981 елдан М-21 самолетын җитештерү башлана, 1982 елда М-29 мишенен җитештерү башлана. Ике урынлы Aero L-29 Delfin УТС базасында ВКП-3 командалы пункты, ә МиГ-23УБ базасында ВКП-5 командалы пункт эшләнә. 1990 елларда, ОКБ «Дань» һава мишене комплексы эшләнелә, ул тактик авиация самолетларын һәм Томагавк тибындагы канатлы ракеталарны имитацияләргә мөмкинлек бирә.[2][3][4]

ОКБда мәгълүматлар мониторингының комплекслы системасы булдырылган. 2014 елдан башлап, Арктикада хәрби бурычларны хәл итү һәм Төньяк диңгез юлын мониторинглау өчен, авыр БПЛ эшләнә.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ганин С.М., Карпенко А.В., Колногоров В.В., Петров Г.Ф. Беспилотные летательные аппараты. — СПб.: Невский бастион., 1999. — 160 с. — (Вооружение и военная техника). — ISBN 5-85875-064-8.
  • Казанский "Сокол" набирает высоту // Военный парад : журнал. — 2009. — Январь-февраль (№ 1 (91)). — С. 68, 69.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]