Соры каз
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Соры каз (лат. Anser anser) — үрдәк кошлары семьялыгыннан казлар ыругының суда йөзүче кошы. Кыр казларыннан иң билгеле төр.
Озынлыгы 70–90 см кадәр, авырлыгы якынча 2,1–4,5 кг, канатлар колачы 147–180 см. Каурыйлары сорылы-көрәнле, муенда һәм түштә дулкынлы рәсем бар. Томшыгы алсу яки кызгылт сары. Иркәк тешедән шактый зуррак.