Споровиклар
Споровиклар | |
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Apicomplexa Levine, 1970[1] |
---|---|
Таксономик ранг | тип |
Югарырак таксон | альвеоляты[d] һәм Протистлар |
![]() | |
![]() |
Апикомплекслар, яки Споровиклар (лат. Apicomplexa) — Protozoa тибы Альвеолят төркеменнән (лат. Alveolata).
Споровиклар паразитлар булып кына яшиләр. Паразитлык итүгә җайлашу аларда бик көчле һәм нык камилләшкән. Аларның күзәнәк төзелеше шул дәрәҗәгә җитеп гадиләшкән, хәтта организм әйләнә-тирәдә ирекле яши алмый: хуҗа организмыннан читтә булганда, споровиклар тышча белән яхшы сакланган тынлык халәтендәге споралар рәвешен алалар. Моннан тыш, споровикларга хуҗаларын алмаштыруга бәйле катлаулы яшәү циклы хас. Аларның хуҗалары — төрле умырткасыз һәм умырткалы хайваннар. Споровикларның берничә төре кешедә паразитлык итә. Мәсәлән, бизгәк плазмодие үсешенең билгеле бер стадияләрендә кеше канының кызыл тәнчекләрендә — эритроцитларда паразитлык итә һәм Урта диңгез буенда, тропикларда таралган җитди авыру — өч көнлек бизгәккә сәбәпче була.
Кулланылган чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Захаров В.Б., Сонин Н.И. Биология.Тере организмнарның күптөрлелеге = Биология. Многообразие живых организмов. / Сонин Н.И.. — 7-нче басма. — М: Дрофа, 2003. — ISBN 5-7107-8300-5.