Сөякле хористома

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөякле хористома latin yazuında])

Сөякле хористома (хориоидаль остеома) — бик сирәк, ямансыз, әкрен үсүче сөякләнүче шеш. Ешрак хатын-кызларда очрый. Гаиләле очраклар билгеле. Ике яклы зарарлану 25% очракта очрый, әмма бер үк вакытта ике күз дә гел чирләми. Гистология ягыннан яндаш ЧТЭ атрофиясенә китергән җитлеккән көпшәкле сөякле тукыма билгеләнә.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Гомернең 2-3 дистәсендә шеш яки хориоидея тамырлануы макуляр өлкәгә таралышы өчен әкренләп күрү начарлану белән билгеләнә.

2. Билгеләре

• Диск янында яки арткы котып өлкәсендә урнашкан төгәл бормалы чикләр белән кызгылт сары ясалу (рәс. 15.31а).

• Әкрен үсеш берничә ел дәвамында барлыкка килә ала һәм озак вакыт булганда ЧТЭ үзгәрүләре барлыкка килә (рәс. 15.316).

• Макула җәлеп ителсә, күрү югалту белән үзеннән-үзе декальцийлашу барлыкка килә ала.

3. ФАГ башлангыч һәм соңгы фазада (рәс. 15.31в) тәртипсез, таралган фестон сыман гиперфлюоресценцияне күрсәтә; хориоидея тамырлануы төгәл ачыклана ала.

4. ЯИА башлангыч фазада гипофлюоресценцияне һәм дәвамлы соңгы буялуны күрсәтә (рәс. 15.31г).

5. УТТ орбиталь күләгә ясаган ясалуның акустик тыгыз алгы өслеген күрсәтә (рәс. 15.31д). 6. КТ сөяк тыгызлыгы белән ясалу ачыклый (рәс. 15.31е).

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Макула җәлеп ителмәгән булса, дәвалау фотодинамик терапия ярдәмендә хориоидеяның икенчел тамырлануын булдырмауга юнәлгән. Шеш тутсыз булганга һәм яндаш тутлы эпителий атрофиясе өчен конвенциональ лазерфотокоагуляциянең потенциалы чикле.

Лазерлы дәвалау декальцийлашуга булыша һәм макула ягына үсүгә каршы килә алганы турында фикер бар.

Дифференциаль диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Хориоидаль метастазлар ике яклы була ала, ешрак өлкән яшь төркемендә очрый.

2. Хориоидеяның тутсыз невусы яки меланомасы төгәл орбиталь күләгә ясамый.

3. Сөякле метаплазия гадәттә хориоидея гемангиомасы белән бергә була.

4. Склерохориоидаль кальцийлашу — күз төбендә гадәттә ике яклы үзенчәлекле мультифокаль саргылт-ак «географик» чыганаклы сирәк очрый торган халәт. Өлкән яшьтәгеләр интегә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.