Такаясу чире

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Такаясу чире latin yazuında])
Такаясу чире
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Микито Такаясу[d]
Ачучы яки уйлап табучы Микито Такаясу[d]
Ачыш датасы 1908
Саклык белгечлеге Иммунология һәм ревматология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару алпростадил[d][1], тоцилизумаб[d][2] һәм инфликсимаб[d][2]
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы nanbyou.or.jp/entry/141(яп.)[3]
ICD-9-CM 446.7[4][5]
NCI Thesaurus идентификаторы C35062[4] һәм C34391[4]
 Такаясу чире Викиҗыентыкта

Такаясу чире — аортаның күбесенчә эре тармакларын зарарлаучы, тамырларның бик сирәк хроник аутоиммун обструктив-ялкынсынулы чире. Ешрак хатын-кызлар чирли — Азиянең төп халкы. Гомер өчен фараз тискәре. Диагнозны гадәттә артериография ярдәмендә куялар (рәс. 16.70).

Системалы күренешләре:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Башлангыч стадия үзенчәлекле булмаган симптомнар белән сыйфатлана (бизгәк, ябыгу, төнге тирләүчәнлек).

2. Соңгы стадия тамырларның периферия тибеше булмау, эре артерияләр өстендә шаулау, уртак йокы артериясенең кимчелеге, вертебраль-базиляр бассейнда ишемия, йөрәк ишемиясе, бөер артериясе зарарлану белән икенчел гипертензия үсеше белән сыйфатлана.

Офтальмологик күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Алгы бүлек. Мөгезкатлау шешүе, алгы камерада ялкынсынулы күзәнәкле җавап, төсле катлау рубеозы, бу неоваскуляр глаукома үсешенә китерә ала.

2. Күз төбе. Артериолалар тараюы, мамыксыман чыганаклар, ретиналь кан савулар, микроаневризмалар, артериовеноз шунт барлыкка килү, ишемияле оптик нейропатия һәм гемофтальмга китерә алган тамырлану үсеше.

3. Дәвалау. Глюкокортикоидлар һәм цитостатикларны системалы билгеләү (метатрексат һәм азатиоприн).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.