Тасмасыман кератопатия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тасмасыман кератопатия latin yazuında])

Тасмасыман кератопатия — Боумен, эпителийның нигез мембранасы һәм строманың алгы катламнарында кальций тозлары утырмасы белән сыйфатланган мөгезкатлау үзгәрүе (рәс. 9.60а).

Сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.    Офтальмологик чирләр — тасмасыман кератопатиянең төп сәбәбе. Аларга хроник алгы увеит (аеруча балаларда), күз туберкулезы, силикон маеның алгы камерага чыгуы, мөгезкатлауның хроник шешүе һәм авыр барыш белән хроник кератит керә.

2.     Яшькә бәйле тасмасыман кератопатияне сәламәт диярлек кешеләрдә табалар.

3.     Метаболик сәбәпләр (мәсәлән, метастатик кальцификация) сирәк, шул ук вакытта кан сүлендә кальций һәм фосфор тупланышы артуын, гиперурикемия һәм хроник бөер җитешсезлеген ачыклыйлар.

4.     Нәсел сәбәпләре. Тасмасыман кератопатиянең гаиләле очраклары һәм ихтиоз.

Билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөгезкатлау перифериясендә интерпальпебраль аралыкта тасмалар кебек кальцификатлар утырмасы. Тасманың тышкы төгәл чиге лимбтан үтә күренмәле мөгезкатлау өлкәсе белән аерылган (рәс. 9.60б).

•     Барыш тасмасыман татыр төерчә ясалу белән әкренләп мөгезкатлау үзәгенә тарала, аның өлкәсендә үтә күренмәле вак тишекләр, кайвакыт ярылулар табалар (рәс. 9.60в).

•     Чагылган клиник күренешләр очрагында үзгәрешләр төерләр формасына кереп һәм бүлтәеп эпителий зарарлануы өчен мөһим уңайсызлыкка китерә ала.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күрүгә янаучы яки субъектив күрсәтмәләр очракларында гына дәвалау күрсәтелә.

1.    Хелация (комплекслар ясалу) — җиңел очракларга карата гади һәм нәтиҗәле процедура. Микроскоп астында башкаралар:

а)     кальцификатларның зур чыганакларын эскәк ярдәмендә алалар;

б)    томанлану өстендәге мөгезкатлау эпителиен һәм аеруча каты кальцификация катламнарын скальпель белән алалар;

в)     кальцийны тулысынча бетерү алдыннан этилендиаминтетрасеркәле әчелегенең динатрий тозы эремәсен мамыклы тампон белән сөртәләр (рис. 9.60г);

г)     реэпителизация 7 көн дәвамында була — шундый ук үлчәмдәге гади эрозиягә караганда 2-3 көнгә озаграк;

д)    аеруча алшартлы системалы патология яки рецидивлы увеит белән авыруларда рецидивлар мөмкин.

2.    Башка ысуллар алмазлы борау, NdiYAG-лазер, катлы кератопластика һәм фототерапевтик кератэктомия куллану керә.

NB Рецидивлар булдырмау өчен кайбер алшартлы чирләрне аеру һәм аларга дәвалау билгеләү кирәк.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.