Татар сәүдәгәрләренең Алабуга үсешенә керткән өлеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар сәүдәгәрләренең Алабуга үсешенә керткән өлеше latin yazuında])
    Алабуга – күп гасырлар дәвамында татар һәм рус культурасы, нәсари (православие) һәм мөселман диннәре бергә үрелеп үскән шәһәр. ХIХ гасыр ахырында Алабугада 11 мең кеше яши һәм шуларның 600е сәүдәгәрләр, алар арасында 11е миллионерлар була.  ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасыр башында бөтен Россиягә билгеле рус сәүдәгәрләре Стахеевлар, Грибасовлар, Ушковлар, Черновлар белән беррәттән хәйрия акцияләрендә  мөселманнардан Әхмәтҗан Мозаффаров, сәүдәгәр Әхмәтгәрәй Гайсин, коллеж асессоры (бу титул 1722 елдан башлап Ранглар табелендә VIII класс урынында, армиядә майор яки капитан чины, ә сарайдагы хезмәте буенча – титуляр камергер, аларга “Ваше высокоблагородие”дип дәшкәннәр) Ибраһим Рәхмәтулла улы Халитов, князь Измаил бәк Әхмәтгәрәй улы Чингиз, II гильдия сәүдәгәр Мөхәммәтвәли Әлмөхәммәтов һәм башкалар актив катнашалар. Татар сәүдәгәрләре тире эшкәртү, сабын кайнату, тукыма ясау, кәгазь җитештерү кебек өлкәләрдә алдынгы урында торалар һәм аларның хәйриячелек объектлары булып шәһәрнең татар мәхәлләләре, яңа мәчет-мәдрәсәләр төзү тора. Бай сәүдәгәрләр арасында бигрәк тә дәрәҗәлесе һәм барлык мөселманнарның хөрмәтен казанганы Мөхәммәтвәли Әлмөхәммәтов була. Аны гаделлеге, ышанычлы һәм зыялы булуы өчен диндәшләре генә түгел, рус сәүдәгәрләре дә хәрмәт иткән. Ул шәһәр проблемаларыннан беркайчан да читтә калмаган, хәерчелекне, наданлыкны, авыруларны бетерүгә юнәлгән барлык хәйрия чараларында да катнашкан. Шуңадыр, мөселманнардан бердәнбер кеше буларак, шәһәрнең мохтаҗларга ярдәм итү өчен оешкан Алабуга шәһәре Попечительләр комитетына да сайланган, Эшчәнлек Йорты (Дом Трудолюбия) идарәсенең әгъзасы буларак, рус сәүдәгәрләре Г.Ф.Грибасов, И.И.Тарасов, абыйлы-энеле Антроповлар белән беррәттән, шәһәрнең хәйрия капиталын формалаштыруда катнашкан. Бик диндар кеше буларак, үзенең хаҗи исемен горур йөрткән Мөхәммәтвәли Әлмөхәммәтов мөселман мәхәлләләренә, Алабуга мәчетенә һәм, гомумән, дини мәгарифнең үсешенә булышуны үзенең иң зур бурычы дип кабул иткән. 1911 елда имам Әхмәтзәки Хуҗаханов белән берлектә Алабугада мөселман кызлары өчен мәктәп ачу инициативасы белән йөргән, анда дини белем белән бергә дөньяви белемнәр дә бирелергә тиеш дип санаган. 
     Алабугада ХIХ гасыр урталарында хәзерге Мәскәү һәм Г.Тукай урамнары кисешкән урында мәчет булган. Аның турында 1848 елгы чыганакларда әйтеп үтелә. Әмма 1860, 1865 елгы язмаларда мөселманнарның, мәчет булмау сәбәпле, мулла өендә дини йолаларны үткәрүләре әйтелә. Күрәсең, 1850 елгы янгында бу агач мәчет тә зыян күргәндер. 1866 елда Әхмәт-Садыйк мулла Фәткуллин яңа мәчет төзү планы белән чыга һәм ул 1867 елда төзелә башлый. 1913 елда Алабуга Собор мәчете төзү проекты да кабул ителә, ләкин Беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, төзелми кала. ХХ гасырның 70 елларында 1917 елда ук манарасы киселгән мәчет сүтелә. Бары 1996 елда нәкъ шул урында кирпечтән Әл-Кадыйр мәчете төзелә.
     Шулай итеп, ХIХ гасырда җаҗар сәүдәгәрләренең хәйриячелек эше шәһәребездәге татарларның дини һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертә.
   Чыганаклар 
   История Елабуги. Учебное пособие для 7 класса общеобразовательных учреждений, Казань, «Магариф-вакыт», 2012
   Гульзадя Ахтямова. Моя Елабуга. Краеведческий очерк. Елабуга, 2007

м