Эчтәлеккә күчү

Татар хатын-кыз милли киемнәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар хатын-кыз милли киемнәре latin yazuında])
Милли киемнәргә киенгән курчаклар

Татар хатын-кыз милли киемнәретатар хатын-кызларының традицион киемнәре.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халкының милли киемнәре барлыкка килүнең башлангычы итеп XVIII гасырның урталарын күрсәтәләр. Ләкин безнең көнгә кадәр килеп җиткән киемнәр соңрак – XIX гасырда гына барлыкка килә. Татар халкының милли киемнәре формалашуга идел буе татарлары һәм көнчыгыш халкының гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше зур тәэсир ясаган.

Татар хатын-кызлары кече яшьләрдән ук тегәргә, чигәргә өйрәнгәннәр. Шуңа күрә алар бар тырышлыкларын, сабырлыкларын, осталыкларын татар халкының милли киемнәрен теккәндә кулланганнар. Нәтиҗәдә аларның киемнәре бик матур, зәвыклы һәм нәфис булып чыккан.

Татар халкының милли киемнәре һәр кешенең шәхси сыйфаты, характер үзенчәлекләре һәм эстетик зәвыгы турында сөйли. Киеменә карап кешенең яшен һәм социаль яктан торышын белеп булган. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын да салган. Кешене киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.

Киемнәрдә киң кулланыла торган төсләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халкының милли киемнәрендә “көнчыгыш” төсләре өстенлек итә, баш киемнәре катлаулы һәм бай орнаментлар белән бизәлгән. Алар төрле төр аяк киемнәре, бизәнү әйберләре киеп йөргәннәр. Болар барысы бергә татар халкының алыштыргысыз иҗатын, фантазиясен, күңел дөньясын күрсәтеп тора. Татар милли киемнәрендә ак, кызыл, яшел, зәңгәр төсләр өстенлек иткән һәм хәзер дә әлеге төсләр үзләренең мәгънәләрен югалтмый, киң кулланылышта йөри.

Хатын-кызларның күлмәкләре һәм камзул[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар хатын-кызларының күлмәкләре киң, озын, бала итәкле булган. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, ә озын булуы белән аларны чит-ят күзләрдән саклый. Аның өстеннән җиңсез бәрхет камзул киелгән. Камзулны хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә яратып кигәннәр. Төрлечә тегелештәге камзулларны барлык татарлар да диярлек киеп йөргәннәр. Элегрәк камзул өйдә киеп йөри торган җиңел өс киеме булып исәпләнгән, шәһәр урамнарында камзулдан йөрү килешмәгән.

Татар хатыннарының чигүле алъяпкычлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл кызлары күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч та яба торган булганнар. Алъяпкычның итәк очларына бала итәк тотылган, күкрәк турыларына чәчәк бизәкләре чигелгән. XIX гасыр ахырына кадәр алъяпкычны авылда да, шәһәрдә дә эш эшләгән вакытта гына кигәннәр. Соңга табарак алъяпкыч барлык татар авыл кызларының бәйрәмнәрдә дә, кунакта да, өйдә дә кия торган киемнәренең аерылгысыз өлешен тәшкил итә башлаган. Хәзерге вакытта исә алар янәдән эш эшләгән вакытта гына киелүгә кайтып кала.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зиннурова Ф.М. Үз илемдә, үз телемдә. Мәгариф, 2009 ел.
  • Исхаков Д.М. Этнография татарского народа. – Казань: Магариф, 2004 год.
  • Шигапова Г. Татар милли киемнәре. Мәгариф, 2017 ел.