Эчтәлеккә күчү

Татарстан АССР Халык хуҗалыгы советы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан АССР Халык хуҗалыгы советы latin yazuında])
(Татсовнархоз битеннән юнәлтелде)
Татарстан АССР Халык хуҗалыгы советы
Нигезләнү датасы 19 февраль 1918 һәм 22 май 1957
Гамәлдән чыгу датасы 6 апрель 1932 һәм 26 декабрь 1962

Татарстан АССР Халык хуҗалыгы советы (рус. Совет народного хозяйства Татарской АССР, Татсовнархоз) ― ТАССРның халык хуҗалыгы белән идарә итү органы.

1920 дә 1918 дә барлыкка килгән Казан губерна халык хуҗалыгы советын үзгәртеп кору юлы белән барлыкка килә. Башта сәнәгать оешмаларын дәүләт милекнә алу, завод-фабрикаларны тергезү, сәнәгәть җитештергәннәрне бүлеп бирү, трестлар һәм сәүдә оешмалары белән җитәкчелек итү, һ.б. эшләрне башкарган. 1920-елларның азаганда яңа сәнәгать предприятияләрен төзү, аларны файдалануга тапшыру белән шөгыльләнгән.

РСФСР ХХСына, ТАССР ҮБКга һәм ТАССР ХКСына буйсынган. 1932 дә бетерелә.[1]

1957 дә яңадан оештырылып, 1962 дә Урта Идел ХХСына кертелеп бетерелә.[2][1]

Рәисләре: Самуил Брауде (1918-1919), Михаил Рошаль (1919-1921), Сериков В. (1921-1922), Евгений Забицкий (1922-1924), Анатолий Злобин (1924), Михаил Мансырев (Фәйзулла Мансуров, 1924), Генрих Дукальский (1925-1927), Яков Щербинин (1927), Исмәгыйль Болгаков (1927-1929), Гали Ганиев (1929), Андрей Терский (1929-1930), Юрий Паперный (1930-1932); Алексей Шмарев (1957-1960), Сергей Князев (1960-1963).[1]