Темперамент

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Темперамент latin yazuında])

Темперамент, кайчакта кызуканлылык, дәрт, гайрәт (лат. temperamentum) — кешенең көче, хәрәкәтчәнлеге һәм нерв процессларының тигезлеге билгесе. Ул кешенең гомуми активлыгыннан, аның гамәли чагылышыннан һәм кешенең эмоцияләреннән барлыкка килә. Темпераментның чиста чагылышлары сирәк очрый.

Кеше темпераментының беренче калссификациясен моннан 2500 еллар чамасы элек Гиппократ бирә. Ул кешеләрне сабырсыз, тиз кабынучан холерикларга, сабыр, оптимист сангвиникларга, сабыр, тыныч, инерт флегматикларга, боек, шикләнүчән меланхоликларга бүлә.

Хәзерге вакытта И.П. Павлов тәкъдим иткән классификациядән файдаланалар. Ул нерв системасы типларын көчле һәм көчсезгә аера, ә көчле, үз чиратында, сабыр холыклы, тиз кабынучан, хәрәкәтчән һәм сүлпәнгә аерыла.

Нерв системасының тибы ата-анадан балага күчә, ләкин әйләнә-тирә дә сизелерлек йогынты ясый, әмма кеше үз темпераментын үзгәртергә дә сәләтле.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сонин Н.И., Сапин М.Р. С63 Биология.Кеше. Ф.Г.Иштирәкова тәрҗемәсе - Казан:Мәгариф, 2002.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]