Тимәш вулысы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимәш вулысы latin yazuında])
(Темәш вулысы битеннән юнәлтелде)
Тимәш вулысы
Үзәк Тимәш
Халык саны 5488 кеше  (1890)

Тимәш вулысы (тат. تىٰمەش ۋولىٰسىٰ, рус. Тимяшевская волость) — Самар губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Сидилкин (Казан губернасының Чистай өязе), Югары Карамалы, Мордва Әфүнкәсе, Мордва Карамалысы, Чатырлы һәм Костюнькин вулыслары белән чиктәш булган (1890). 8 торак пунктта 5488 кеше яшәгән.[1] ТАССР барлыкка килгәннән соң Богырыслан өязенә күчерелә. 1923 елга кадәр бетерелә, территориясе Костюнькин вулысына кушыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]