Тит Макций Плавт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тит Макций Плавт latin yazuında])
Плавт

уйлап чыгарылган сурәте
Тугач бирелгән исеме: Тит Ма́кций Плавт
Туу датасы: 254 ел (б. э. к.)
Туу урыны: Умбрия, Сарсина
Үлем датасы: 184 ел (б. э. к.)
Үлем урыны: Рим Республикасы, Рим
Эшчәнлек төре: комедиограф
Жанр: комедия, трагикомедия
Иҗат итү теле: латин

Плавт, Тит Ма́кций Плавт (лат. Titus Maccius Plautus, 254 ел (б. э. к.), Сарсина, Умбрия — 184 ел (б. э. к.), Рим) — күренекле Рим комедиографы, паллиата остасы[1]. 130 комедия язуы мәгълүм, шулардан 20 әсәре безнең көннәргә килеп җиткән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Безнең эрага кадәр 254 елда Борынгы Римның Умбрия өлкәсе Сарсина шәһәрендә туган. Яшь вакытыннан Римга күчеп килә, шунда комедия жанрында язу оcтасы булып таныла. 130 лап комедия язуы мәгълүм, кайберләрен грек теленнән тәрҗемә иткән. Грек драматургларыннан Менандрны якын итә. Бер пьесада драматургиянең төрле алымнарын куллана. «Мактанчык гаскәри» комедиясе шундыйлардан. Плавт үзенең комедияләренә халык (урам) театрынннан клоунада, буффонада кебек элементларны кертә. Шулай ук спектакльләргә пантомиманы беренче кертүче булып исәпләнә. Шәһәр сленгы белән язылган тере сөйләмне, диалог, арияләрне дә иркен куллана. Аның әсәрләрендә төп каһарманнар булып интриган—коллар тора («Вакхидлар», «Псевдол», «Өрәк»).

Плавт әсәрләре латин сөйләм телен безнең көннәргә китереп җиткергән.

Сакланып калган әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19 комедиясе һәм 1 трагикомедиясе (21 225 юллык).

  1. «Амфитрион» (Amphitruo). Трагикомедия. 1146 юл.
  2. «Ишәкләр» (Asinaria). 947 юл.
  3. «Хәзинә» (« Aulularia). 833 юл (ахыры югалган).
  4. «Вакхидлар» (Bacchides). 1211 юл.
  5. «Әсирләр» (Captivi). 1037 юл.
  6. «Касина» (Casina). 1020 юл.
  7. «Котыйчык» (Cistellaria). 787 юл.
  8. «Куркулион» (Curculio). 729 юл.
  9. «Эпидик» (Epidicus). 733 юл.
  10. «Ике Менехм» (Menaechmi). 1162 юл.
  11. «Сәүдәгәр» (Mercator). 1025 юл.
  12. «Мактанчык гаскәри» (Miles gloriosus). 1439 юл.
  13. «Өрәк» (Mostellaria). 1181 юл.
  14. «Фарсы» (Persa). 858 юл.
  15. «Пунилы» (Poenulus). 1422 юл.
  16. «Алдакчы» (Pseudolus). 1338 юл.
  17. «Бау» (Rudens). 1423 юл.
  18. «Шигырь» (Stichus). 776 юл.
  19. «Өч тәңкә» (Trinummus). 1190 юл.
  20. «Гөрбиян» (Truculentus). 968 юл.

Плавт афоризмнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шәрәне чишендереп булмый.
  • Таныш яманлык — кечкенә яманлык.
  • Аллаһларның сөеклеләре яшьли үлә.
  • Кулсыз каласың килмәсә, ташны төймә.
  • Үзеңне беркайчан да көттермә.
  • Кеше кешегә — бүре.
  • Телегездә — бал, йөрәктә — үт.
  • Киңәш алтыннан кыйммәтрәк.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мудрость тысячелетий. Энциклопедия (автор-төзүче Вольдемар Балязин). М.: «ОЛМА-ПРЕСС», 2003, 108-111нче битләр. ISBN 5-224-00562-0(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Паллиата. Краткая литературная энциклопедия (КЛЭ)(рус.)