Троя аты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Троя аты latin yazuında])
Троя аты
Троя аты

Троя аты, шулай ук «Бүләк китерүче данайлылардан сакланыгыз» фразеологизм белән бергә, бүләкләр яшерен куркыныч китерә алуын аңлата. Бу тәкъбирләр Троя сугышы турындагы юнан риваятьләреннән барлыкка килгән. Микен Агамемнон исемле патша башка грек патшалары белән бергә, троялылылар тарафыннан хатыны Еленаны урлаулары сәбәп итеп Трояга каршы сугыш башлыйлар. Греклар (данайлылар) Трояны 10 ел буена камап торалар һәм шәһәрне алу өчен бер хәйлә уйлап чыгаралар. Трояны камаудан туктап, кальга янында зур агач калдыралар. Бу ат эченә коралланган сугышчылар яшеренгән була. Троялылар, үзләренең бер руханисын тыңламыйча кальга диварын җимереп агач атны шәһәр эченә кертәләр. Төнлә сугышчылар аттан чыгып капканы ачтыралар һәм грекларның гәскәрләре шәһәрне яулап ала. Шәһәр тулысынча яндырыла вә җимерелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]