Туган ягыбыздагы археологик һәйкәлләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туган ягыбыздагы археологик һәйкәлләр latin yazuında])

Туган ягыбыздагы археологик һәйкәлләр

Үткәннәрне барлар өчен кешеләр төрле-төрле чыганакларга мөрәҗәгать итәләр. Беренчесе – үткән тарихыбызны барлаучы кулъязмалар. Хәзерге көндә аларның күпчелек өлеше архивларда сакланалар. Бер өлеше аерым кешеләр кулында. Ләкин кулыбызга алып укырлык түгел, чөнки безнең меңеллык тарихыбыз гарәп хәрефләре белән язылган. Күбебез, шушындый  китапны кулыбызга алгач, куркып калабыз, гарәпчә белмәвебезгә үкенәбез. Безгә  гарәп алфавитын да өйрәнү җитә, ул китаплар үз телебездә язылган. Кулъязма тарихыбыз берничә йөзне генә үз эченә ала. Күп кенә язма чыганаклар кабер ташларында сакланган.

Икенче чыганак – археология фәне. Археология – яңа материаллар өстәлеп, гел баеп тора торган фән. Экспедицияләр нәтиҗәсендә яңадан-яңа материал туплана һәм алар элек табылганнарны тулылындыралар, я тагын да кызыклырак сәхифәләр ачалар. Җир астыннан табылган һәр әйбер мең еллар элек булган хәлләрне, тормыш-көнкүрешебезне  күзалларга ярдәм итә. Шуңа нигезләнеп тарихыбыз языла, яңадан-яңа тарихи әсәрләр барлыкка килә. Галимнәребез казу эшләре барышы турында, табылган әйберләрнең торышы, урыннарын карталарга төшереп, хезмәтләр язып калдыралар.

Үзебезнең якларга кагылышлы тарихи чыганаклар язылган китапларны гел җыеп барырга тырышам. Шундый китапларның берсе минем кулыма 80нче еллар ахырында килеп керде. Ул “Татарстан АССРда археологик һәйкәлләр” (“Археологические памятники Татарской АССР”)дип атала. Аның авторлары -- өчәү. Берсе безгә таныш археолог – Халиков Альфред Хәсән улы. Шушы китапта Татарстан территориясендә алып барылган казу, тикшерү барышында табылган каберлекләр, курганнар, авыл һәм шәһәр калдыклары турында мәгълүматлар тупланган. Хәзерге көндә республика территориясендә 4300 археологик истәлекләр (һәйкәлләр) өйрәнелгән һәм исәптә тора.

Моннан 48 ел элек безнең тирәләрдә дә археологик тикшерүләр үткәрелә. Тигәнәле елгасы буйларында барлыкка килгән һәм юкка чыккан авыл урыннары тикшерелә. Алар турында язылган материалларны укыганым юк, әмма ел саен диярлек укучылар белән бергә каберлекләрне карап кайтабыз. Берсе авылның көнчыгышында, икенчесе көнбатышында. Кеше сөякләре елга ярыннан калкып торалар. Яр ишелгән саен яңалары чыга бара. “Ни өчен кешеләр мәетләрне яр читенә күмделәр икән?”—дигән сорау туа. Үземнең фикеремне тикшереп карау өчен , бу сорауны укучыларга да бирәм. Шунда Рәсилә исемлесе җавабын да тапты. “Абый, ул чорда елганың юлы читтәрәк булган. Еллар үтү белән, язгы ташулар нәтиҗәендә, су үз юлын үзгәрткән һәм яр хасил булган.” Минемчә, бу бик дөрес фикер. Әгәр елга буйларын картага төшереп, су өслеге белән үлчәп карасаң, кайчандыр елганың башка җирдән акканын билгеләргә була.

Каберлекләрдәге кеше мәетләре хәзерге канунга нигезләнеп күмелгән. Мәетләр янында брнинди дә предмет юк. Бу инде Ислам дине кабул ителгәннән соң күмелгән кешеләр дигән сүз. Берсен бот сөягенә тимер кисәге кадалган килеш җирләгәннәр. Берәр төрле бәрелештә һәлак булгандыр инде. Тагын бер нәрсә игътибарны җәлеп итә: авылның көнбатышындагы каберлек борынгыракка ошаган. Сөякләр карасу төстә, бәлки җир катламы нәтиҗәсендәдер.

Шушы каберлекләр турында мин язып үткән китапта телгә алынмаган. Китапны барлап чыктым. Иң күп археологик табылдыклар  Алексеевск районына туры килә. VIII – XVI гасырлар эчендә туган тарихи истәлекләрнең иң-иңнәре генә, 43се тупланган. Шуның 12се Биләр шәһәрчеге истәлекләренә кагыла. Алексеевск, Балахчино, Остолопово, Куркул, Базяково, Войкино, Ромодан һ.б. шәһәрчекләр, 8ләп курган һәм берничә, борынгы каберташлары сакланып калган зиярәтләр телгә алына. Менә Әшнәк авылыннан ерак түгел урнашкан № 95нче белән бирелгән зиярәт турындагы язма.

Борынгы кабер ташлары сакланып калган Әшнәк авылы зиярәте. Болгар чоры, XIII – XIV гасырлар.

Әшнәк авылы, Зур Тигәнәле авылы советына буйсына, Шенталка (Тигәнәле) елгасының сул ягында.

Авылдан 500 м ералыкка урнашкан иске зиярәт. Аны авыл кешеләре “Ташбилге”—дип атап йөретәләр. Зиярәттә 5 борынгы кабер ташы бар. Шуның икесендә язулар сакланган. № 1 таш (120х 61х 22 см.) 1347нче елга карый. № 2 таш (128х 60х 18 см.) 1339нчы елга карый. Ташның бер өлеше генә сакланган. Кабер ташларының өчесе известьтан ясалган. Язулары бетә башлаган. Алар да болгар чорына карый.

Киләсе мәгълүматка күз салыйк. Монысы бездән ерак түгел 70нче елларда табылган каберлек турында

№ 93нче бирелгән Зур Тигәнәле каберлеге, VIII – IX гасырлар.

Зур Тигәнәле авылы, Шенталка (Тигәнәле) елгасының сул ягы.

Авылның төнъяк-көнчыгыш ягында 300 м ераклыкта, Урта Тигәнәле авылына таба салынган юлның сул ягына урнашкан. 1974нче елда шушы юлны күтәрткән вакытта табыла. 1974 – 1975нче елларда Халикова Е.А. тарафыннан 40ка якын яхшы сакланган каберлек тикшерелә. Каберлекнең VIII – IX гасырларга караганлыгы һәм борынгы күчмә халыкларның Венгер кабиләләренең җирләү урыны булуы ачыклана. А.Х. Халиков тарафыннан тагын 100гә якын каберлек тикшерелә.

Бер әйбер генә күңелне тырнап тора. Каберлекләрне тикшерделәр, табылган предметларны музейларга куйдылар, күбесен  венгриягә хәтле җибәрделәр. Берәресе минем янга килеп: (башка кеше булсын) “Шушы урынны күрсәтә алмассызмы?—диеп сораса, икеләнеп калыр идем. Шушы каберлек урынына берәр төрле тамга салынса, үтеп киткән чакта 1000 ел элек яшәгән Венгер кабиләләренә баш иеп китми мөмкин булмас иде.

Безнең авылда да, башны иеп китәрлек, күп еллар элек барлыкка килгән тарихи урын бар. Җәйге матур көннәрдә болын буйларына чыккач, борынгы бабаларыбыз яшәгән урыннарга кычкырып  сәлам биреп үтәм.

Күптән түгел авылыбызның түбәнге өлешенә (без белгән буа урынына) зур сусаклагыч төзеделәр. Ул суны гына түгел, язын агып төшкән җир катламын да үзендә тотып калачак. Борынгы Мисырлылар да Нил елгасы ярларыннан ташыган чагында, ермаклар ера торган булганнар, җирләрне сугарганнар.

Безнең борынгы бабаларыбыз да шушы тирәдә сусаклагыч төзегән булганнар инде. Мәктәп яры белән яшелчә ярын тоташтырганнар. Яңа сусаклагычны төзегән вакытта, үткән гасырда булган буаның калдык өлешен җимереп ташладылар, су агымын үзгәрттеләр. Эксковатор суга юл ясаган вакытта , җир астыннан 20-30 см калынлыкта, 3әр м озынлыгында булган агач бүрәнәләр, дөресрәге казыклар тартып чыгарды. Аның 6-7се үз урынында калды. Шушы табылдык турында өлкән кешеләрдән сораштырып караган идем, төгәл генә җавап бирүче булмады. Ул җирдә җир асты куышы, яки су тегермәне булгандыр кебек фаразлар булды. Бәлки, су аркылы салынган күпер булгандыр, дигән фикер дә бар. Җиргә каккан казыклар югары торса, шулай уйлар идең. Аларның барысы да бертигез биеклектә су өслеге белән тигез дәрәҗәсендә.

Бу – археологик табылдык. Агач казыкларны язгы ташу алып киткәнче тикшерүләр үткәреп, фотоларга төшереп калдырсак, безнең өчен бер тарихи урын, дәресләрдә кулланырлык бер материал  булып калыр иде.


Чыганак исемлеге.

1. Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археолоические памятники Татарской АССР. – Казан: Татарское кн. Изд-во, 1987.—240с.

2. Р.Г. Фахрутдинов Мондадыр безнең бабайлар: Археологик язмалары, Казан: Татар. Кит. Нәшр., 1992. – 176б.

3. А.Н.Зорин Уездные города Казанского поволжья. –Издательство Казанского университета. 1989.

4. Ф.Г. Гарипова. Елгалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1992.—63 бит.

5. Г.Ф. Саттаров Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1992.— 240 бит.