Тутлы дисперсия синдромы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тутлы дисперсия синдромы latin yazuında])
Тутлы дисперсия синдромы

Тутлы дисперсия синдромы (ТДС) — төсле катлау эпителиеннан тут гранулалары юылып чыгу һәм аларның күзнең алгы бүлеге төзелешләрендә утыруы белән сыйфатланган ике яклы чир.

ТДС европеоид раса кешеләрендә ешрак очрый һәм төрле күренеш дәрәҗәсендә аутосом-доминатлы билге буларак күчә ала. Чирнең фенотипик күренеше һәм GLC1F аталган 7q35—36 хромосомасында урнашкан генетик маркерлар белән чагылган бәйләнеше бар. Икенчел ачык почмаклы тутлы глаукоманың үсешенә һәм фенотипик күренешенә күрәкарау алшартлы. Кайбер очракта ТДС күренешләре аз чагыла һәм ачыкланмыйча кала ала.

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төсле катлауның урта периферия өлеше артка артык бөгелү нәтиҗәсендә төсле катлауның тутлы катламы ясмыкның Цинн бәйләвеченә механик кырылуы белән тут югалтуы килеп чыга. Алгы камерада басым арту (арткы белән чагыштырганда) «кире» бәбәк бикләнүе нәтиҗәсендә була, ул төсле катлауның артка бөгелүенә һәм иридо-зонуляр бәйләнешкә китерә (рәс. 13.27а). Бу теория төсле катлау тәлпәюенә һәм иридо-зонуляр бәйләнеш кимүенә китергән периферия иридэктомиясе белән күзәтелгән «кире» бәбәк бикләнүе бетүенә нигезләнә(рәс. 13.27б). Тутлы катламның эпителие үзеннән-үзе тутның артык югалуына дучар була ала: кайбер авыруларда физик күнегүләр тутлы дисперсия белән КЭБ арту эпизодларын көчәйтә ала. Тут гранулалары сулы сыекчага эләгә һәм агымы белән күзнең бөтен алгы бүлеге төзелеше, Цинн бәйләвече һәм керфексыман җисемгә дә тарала.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.    Мөгезкатлау. Эндотелийда тутлы дисперсия, ешрак орчык формасында асма урнаша (Крукенберг орчыгы) (рәс. 13.28а). Бу билге шактый еш очрый, ләкин ул ТДС үзенчәлекле түгел, ә вакыт белән тут кимү белән әзрәк күренә башлый.

2.     Алгы камера бик тирән (кара рәс. 13.27а); меланин гранулалары сулы сыекчада болганма кебек була ала.

3.     Төсле катлау

•      Өслектә нәфис сибелү кебек тутлы гранулалар ясмыкның алгы өслегендә урнаша ала (рәс. 13.286).

•     Урта периферия өлкәсендә тут югалту өчен төсле катлауның тутлы эпителий атрофиясе үзенчәлекле радиаль ярыксыман транслюминесцент кимчелекләр барлыкка килүенә китерә (рәс. 13.28в). Барыш асимметриясендә күбрәк чагылган атрофия белән күздә бәбәк бераз киңрәк була ала.

•     Гадәттә тутлы кайманың өлешчә деструкциясен күзәтәләр (кара рәс. 13.286).

4.     Гониоскопия

•      АПК киң ачык, төсле катлауның урта периферия өлеше үзенчәлекле бөгелүгә ия, ул аккомодациядә арта ала.

•      Трабекула гиперпигментациясе арткы өлештә аеруча чагылган (рәс. 13.28г).

NB Тут гранулалары псевдоэксфолиацияләрдән ваграк һәм трабекуляр челтәрдә һәм аның эчендә урнаша. Моның өстәвенә, алар бертөрлелерәк һәм трабекуланың бөтен әйләнмәсе буенча тыгыз тигез тутлы буй ясый. Тут шулай ук Швальбе сызыгы өлкәсендә яки аның өстендә утыра ала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.