Тәмәке тарту

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәмәке тарту latin yazuında])
Тәмәке тарту
Сурәт
 Тәмәке тарту Викиҗыентыкта

Тәмәке тартучы хатын-кызларның ак карга булып күренгән вакытлары күптән узды инде. Хәзер кая карама, тәмәке тотып төтен чыгарып торучы хатын-кызларны күрергә була. Шул сәбәптән кешелекнең гүзәл яртысында • да ирләргә генә хас булган авырулар очрый башлады. Бу язма хатын-кыз- лар тәмәке тартуның бәласе, аның мәкерлеге, киләчәк буынга нинди зур зыян китерүе турында.

Тәмәке төтене аркылы организмга кергән токсиннардан җенси функцияне үтәүдә катнашучы һәр әгъза җәфа чигә. Ирләрнең җенес күзәнәкләре — сперматозоидлар өч ай саен алышынып тора, ә менә хатын-кызларның күкәй күзәнәкләре озаграк яши. Күкәй күзәнәкнең гомере еллар белән исәпләнә. Бу еллар эчендә әлеге күзәнәкләр тәмәке төтененнән кергән агулы матдәләрне үзләренә җыеп килә. Шуны да искәртик: табигать кеше нәселен сәламәт саклау юнәлешендә чараларын да күргән, агуланган күзәнәкләр аталану сыйфатын югалта. Нәтиҗәдә, мондый хатын-кызлар балага уза алмый интегә. Көненә 10 нан күбрәк сигарет тартучы хатын-кызлар арасында балага уза алмый интегүчеләр, тартмаучылар белән чагыштырганда, ике тапкыр ешрак очрый. Әле күптән түгел генә табиблар шундый күңелсез хәлне ачык­ лады: тәмәке тартучы хатын-кызлар балага узудан саклаучы гормональ препаратлар кулланса, бу дару матдәләре тәмәке агуы белән каршылыкка керә. Мондый очракта тартучы хатын-кызларның йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы 38 тапкырга арта.

I Йөккә узганнан соң, ана карынындагы балага тәмәке төтененнән чыккан агулы матдәләрнең тәэсире беренче өч ай эчендә күп тапкырга куәтлерәк була. Хатын-кыз балага узуның беренче атналарында тәмәке тартса, иң әүвәл баланың үзәк нерв системасы зыян күрә. Тәмәке агулары 4-5 атна тирәсендә баланың йөрәк-кан тамырлары системасына да тискәре йогынты ясый. Болар еш кына бала тугач ук, яисә берничә ел узганнан соң, йөкләнешләр арта баргач, баланың мәктәптә укыган елларында сиздерә.

Тәмәке агулары йөкле хатынның организмы аша карындагы баланың кан тамырларына 5 секунд эчендә кереп җитеп, аның баш мие, йөрәгендә, бөерләрендә җыелып, алардагы алмашу процессларын боза. Кальций туп­ лану процессы түбәнәя, сөякләр формалашуы да артта кала. Бала тапкан вакытта, тәмәке тартучы хатыннарда кан агу вакытының озакка сузылуы ике , тапкыр ешрак очрый. Бу хатын-кызларда соңгылык авырлыгы да түбән була.

Кендек сыйфаты—магистраль кан юлы да зур үзгәреш кичерә, нәтиҗәдә = карындагы бала үзенә кирәкле матдәләрне алып бетерә алмый, баланың зәгыйфь туу куркынычы арта.

Тәмәке тартучы хатын-кызларның, тартмаганнар белән чагыштырганда, үле бала табу куркынычы 4 тапкыр артыграк. Яңа туган баланың авырлыгы 7-8 % ка кимрәк була. Статистика күрсәткәнчә, йөкле хатыннар көненә • 5-10 сигарет тартса, аларның балалары күп очракта вакытыннан алда туа.

Тәмәкене аз гына тартсаң, зыяны булмый дип уйлаучылар бик нык ялгы­ ша. Тәмәкене сирәк кенә тартсаң да, баланың организмында зур тискәре үзгәрешләр килеп чыга, моны медицина өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр дә раслады.

ТӘМӘКЕ МИФЛАРЫ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәмәке тартучыларның күбесе тартуларын ташламас өчен, үзләренә юк- ? бар сәбәпләр эзләп таба. Бу сәбәпләргә ышанырга буламы соң? Түбәндә язылган мифлардан дөреслекне эзләп карарбыз. *1 нче миф. Имеш, тәмәке тартуны ташласаң, үзеңне начар хис итәсең. Йокысызлык, шомлану, тынычсызлану, авыз корылыгы — чынлап та . беренче көннәрдә күзәтелгән бу хисләрне инкяр итеп булмый. Ә нико- -! тинсыз тормыш алып барырга җыенган кешегә, күңелгә ятышсыз күре­ нешләрне бетерү өчен, күп итеп су эчүнең файдасы тия. Су тәмәке тар- я тудан организмга җыелган агулы матдәләрне чыгарырга һәм югарыда күрсәтелгән хисләр белән көрәшергә ярдәм итә. *2 нче миф. Тәмәке тартканнан соң, эшләргә җиңелрәк була.

Бар сәбәп шунда: никотин баш миенең эшенә этәргеч биреп, организмда ;; җиңелчә эйфория (патологик характердагы сәбәпсез кәефләнү халәте) тудыра. Шуңа күрә үзегезгә бик яхшы эшлисез кебек тоела. Ә сезнең белән янәшәдәгеләр алай дип уйламаска мөмкин. Дөреслектә исә никотин аз-азлап нерв күзәнәнәкләрен агулый. Шуңа күрә уңышлы идеяләрне тәмәкедән башка тормышка ашыру җиңелрәк. *3 нче миф. Тәмәке тарту стресслы ситуацияләрдә киеренкелекне бете­ рергә ярдәм итә.

Психологлар тәмәке тартучыларны ярдәмчесез сабый бала белән чагыштыра. Сабый бала үзен әнисенең кочагында гына тыныч сизә дип аңлата алар. Зурларга мондый уйланма тынычлыкны тәмәке бирә. Тик сез олы яшьтәге кеше буларак аңларга тиешсез: тәмәке тарту проблемаларны чишми, алардан читкә генә этәрә. *4 нче миф. Тәмәке тартуны ташлаганнан соң, организмда тоткарлыклар килеп чыгу аркасында тазарасыз.

Сез чыннан да артык килограммнар туплый аласыз, тик башка сәбәп­ ләрдән. Мөгаен, никотинның тәэсире белән сез үз вакытында ашап йөрү­ не оныткалаган булгансыздыр. Кайвакыт тәмәке сезнең иртәнге, кичке ашларыгызны алыштыргандыр. Тәмәке тартуны ташлаганнан соң, берничә килограммга артуыгыз да бар. Тик тиз арада гадәти тормыш ритмы әйләнеп кайтачак һәм сез үзегезнең ашау рационын күзәтеп барып, элекке авырлыкны да саклап кала алачаксыз. *5 нче миф. Тәмәке үзендә җенси ышанычны арттыра.

Киресенчә, ир-атлар үзләрендә бу ышанычны югалтырга мөмкин. Эш шунда: тәмәке тартучыларның 80 % ының организмында тестостерон ясалып чыгу түбәнәя, шуңа күрә аларның җенси дәртләре дә көчсезләнә.

Соңгы вакытта уздырылган тикшерүләр күрсәткәнчә, тәмәке тартучы кешеләрнең ирлек куәте тәмәке тарту стажы арткан саен кими бара.

Бу зарарлы гадәтегезне ташласагыз, соңгы тәмәкене тартканнан соң... ... 20 минуттан кан басымыгыз нормаль хәленә кайтыр, йөрәк эшчәнлеге җайлашыр, уч төпләрегез, табаннарыгыздагы кан йөреше яхшырыр. ... 8 сәгатьтән каныгызда кислород микъдары нормальләшер. ... 2 тәүлектән тәмне һәм исне сизү сәләте көчәер. ... 1 атнадан йөзегезнең төсе матурланыр, тирегездән, авыздан, чәчләр- егездән начар ис килү бетәр. ... 1 айдан суларга җиңелрәк булыр. Организмның арыганлыгы сизелми башлар. Баш авыртуы бетәр, йөткерүләр кимер. ... Ярты елдан пульсыгыз нормальләшер, спорт нәтиҗәләре яхшырыр. ... Бер елдан, тәмәке тартучылар белән чагыштырганда, йөрәкнең коронар авыруы килеп чыгу куркынычы яртылаш кимер. ... 5 елдан, көненә бер кап тәмәке тартучылар белән чагыштырганда, үпкәләрдә яман шеш авыруы барлыкка килү, ул авырудан үлү куркынычы кискен рәвештә азаер.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]